Григор Ахинян

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Григор Әхинян (әрм. Գրիգոր Ախինյան; 20 апрель 1926 ел — 6 март 1991 ел) — әрмән композиторы, музыка педагогы, профессор (1989). Әрмән ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972) һәм халык артисты (1990). 1968 елдан КПСС әгъзасы.

Кыска фактлар Григор Ахинян, Туган телдә исем ...
Remove ads
Remove ads

Биографиясе

Әхинян Григор Мушегович 1926 елның 20 апрелендә ул вакыттагы Әрмән ССРның Караклис (хәзер Ванадзор) шәһәрендә туган.

1957 елда Ереван консерваториясен композитор һәм педагог, СССРның халык артисты (1977) Егиазарян Григорий Егиазаровичның (1908-1988) композиция классы буенча тәмамлый.

1950-1960 елларда эстрада ансамбле белән җитәкчелек итә, аннары Р. О. Меликян исемендәге музыка училищесында теоретик фәннәрдән укыта. Григор Ахинян укучыларының берсе — бүгенге көндә актив иҗат итүче композитор Эдуард Айрапетян.

1969 елдан педагогик эшчәнлеген Ереван консерваториясендә дәвам итә, 1981 елда доцент, 1989 елда профессор була.

1974 елдан СССР Музыка фондының Әрмәнстан бүлекчәсе идарәсендә рәис вазифасын башкара.

Укыту һәм башка хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән иҗат белән дә шөгыльләнә: романслар, җырлар, спектакльләргә һәм фильмнарга музыка яза.

Remove ads

Музыкаль әсәрләре

  • «Человек из легенды» операсы (1970, Ереван)
  • Цовинар» / Ծովինար операһы (1973)
  • «Героическая поэма» вокал-хор композициясе (1983)
  • «50 миллионов за голову» музыкаль комедиясе (1967)
  • «Ахтамар» / Աղթամար балеты (1961)
  • «Лореци Сако» балеты (1961, Ованес Туманян поэмасы буенча)
  • «Ивушка» балеты (1963)
  • «Тондракийцы» / Թոնդրակյաններ ораториясе (1967, Ваагн Давтян шигырьләренә)
  • «Времена года» хореографик циклы
  • «Саят-Нова» / Սայաթ-Նովա кантатасы (1963, Егиш Аренец, Ованес Шираз һәм Ованес Туманян шигырьләренә; барысы 4 кантата, иҗат итү еллары — 1963 тән 1985 елга кадәр)
  • дүрт симфония (1969-1983)
  • «Ликование» увертюрасы (1960)
  • «Комитас» / Կոմիտաս поэма-рапсодиясе (1969)
  • скрипка һәм оркестр өчен концерт (1957)
  • альт һәм оркестр өчен концерт (1985)
Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Әрмән ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972)
  • Әрмән ССРың халык артисты (1990).

Әдәбият

  • Музыкальный энциклопедический словарь / Гл. ред. Г. В. Келдыш. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — с. 46-47 — ISBN 5-85270-033-9
  • Arazyan К. Грегори Ахинян, Ереван, 1974. (Արազյան Թ., Գրիգոր Հախինյան, Երևան, 1974)

Сылтамалар

Loading content...
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads