композитор, азәрбайҗан заманча һөнәри музыка сәнгатенә һәм милли опера сәнгатенә нигез салучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Гозәир Хаҗибәков, Гозәир Хаҗибәйле, Гозәир Абдул-Хөсәен улы Хаҗибәков, әзери. اوزئییر حاجیبَیاوو, Üzeyir Hacıbəyov (1885 елның 6 (18) сентябре, Елисаветполь губернасы, Шуша өязе, Агҗабәди — 1948 елның 23 ноябре, Бакы) — композитор, азәрбайҗан заманча һөнәри музыка сәнгатенә һәм милли опера сәнгатенә нигез салучы. Азәрбайҗан ССР (1937) һәм ССРБ (1938) халык артисты. Азәрбайҗан ССР ФА академигы (1945). Бакы консерваториясе ректоры (1928-1929, 1939-1948). Азәрбайҗан ССР композиторлар берлеге рәисе (1938-1948).
Гозәир Хаҗибәков әзери. اوزئییر حاجیبَیاوو, Üzeyir Hacıbəyov | |
Г.А-Х. Хаҗибәков (1885-1948) | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тугандагы исеме |
Гозәир Абдул-Хөсәен улы Хаҗибәков |
Туу көне | |
Туу урыны |
Елисаветполь губернасы Шуша өязе |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: |
Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Эшчәнлек еллары |
1909-1948 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
композитор, ректор |
Жанрлар |
классика, мөгам |
Коллективлар |
Бакы консерваториясе |
Хезмәттәшлек |
АзССР Сәнгать институты |
Бүләкләр | |
http://www.hajibeyov.com/ | |
Милләт |
азәрбәйҗан төркие |
IMDb | |
Култамга |
1885 елның 6 (18) сентябрендә Елисаветполь губернасы Шуша өязе Агҗабәди бистәсендә авыл писере гаиләсендә туган. Мәдрәсә һәм икееллык рус-татар мәктәбен тәмамлагач, Гори шәһәрендә Кавказ арты укытучылар семинариясендә укый. Бакыда мәктәптә укыта, «Хәят» газетасында тәрҗемәче була. 1911 елда Мәскәүгә барып, Мәскәү филармония җәмгыяте каршындагы шәхси музыка курсларында белем ала. Бер елдан, дусты өлкән Мөслим Магомаев биргән акчага Петербургка күчеп, Петербург консерваториясендә (1914) белем ала. 1914-1918 елларда «Йени игбал» газетасының мөхәррире һәм хуҗасы була.
1909 елларда, Кавказ татарларында театр уеннары ныгып җиткән дип санарга кирәк. Алар шушы елларда инде опера дәверенә күчә башлыйлар. Госманлы төрекләрендә Хаҗиян фамилияле бер әрмән язучысының «Ләбләбче Хурхур» һәм «Күсәкһия» диелгән ике операсыннан башка бер нәрсәләре дә булмаган бер вакытта, 1908 елда Бакыда композитор Г. Хаҗибәков «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Фәрхад вә Ширин», «Кәрәм илә Асли» әсәрләрен музыкага салып, оперетталар һәм опералар мәйданга куя. 1910 елда «Рөстәм вә Сөһраб» операсын язып чыгара. Шулар чыкканнан соң, аерым опера труппасы төзелә һәм Бакыда уйный башлый[1] Кәрим Сәгыйдь |
Көнчыгыш һәм Европа музыка стильләрен яраклаштырып язган 7 опера һәм 3 оперетта авторы:
Гозәир Хаҗибәков композитор гына түгел, сүзлекләр, фәнни җыентыклар һәм мәкаләләр авторы да. Газеталарда сатирик мәкаләләр дә урнаштыра.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.