From Wikipedia, the free encyclopedia
Генрих Вартанян ( арм. Հենրիկ Արամայիսի Վարդանյան; 1930-1995) - физиология өлкәсендә совет галиме һәм укытучысы, медицина фәннәре докторы, профессор, СССР медицина фәннәре академиясенең корреспондент-әгъзасы (1988).
Генрих Вартанян | |
---|---|
Туган телдә исем | әрм. Հենրիկ Արամայիսի Վարդանյան |
Туган | 19 май 1930 Ереван, СССР |
Үлгән | 19 июль 1995 (65 яшь) Санкт-Петербург, Россия |
Әлма-матер | Питырбур дәүләт медицина университеты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] һәм член-корреспондент Российской академии медицинских наук[d] |
1930 елның 19 маенда Ереванда туган.
1949 - 1954 елларда академик И.П.Павлов исемендәге Беренче Ленинград медицина институтында укыган. 1954 - 1957 елларда шул ук институтның аспирантурасында укый.
1974 елдан 1995 елга кадәр, СССР Медицина Фәннәр Академиясенең Эксперименталь Медицина Фәнни-тикшеренү институтында- тикшеренү лабораториясе мөдире, 1978 - 1983 һәм 1985 - 1995 - И. П. Павлова исемендәге физиология бүлеге мөдире була.
1983 елдан 1985 елга кадәр - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының киңәшче-консультанты (БСО,ингл. World Health Organization, WHO)[1].
Г.А. Вартанянаның төп фәнни-педагогик эшчәнлеге патогенезның химик нигезләрен өйрәнү һәм баш миенең органик зарарлануларын компенсацияләү, микроэлектрод техника ярдәмендә баш мие күзәнәкләренең нейрональ активлыгын, үзәк нерв системасында һәм тотрыклы патологик халәтләрдә компенсация процессларының нейрохимик механизмнарын, шулай ук югары нерв эшчәнлегендәге нейрофизиологияне һәм физиологияне өйрәнү мәсьәләләре белән бәйле була Г. А. Вартанян фәнни җитәкчелегендә хайваннар һәм кешеләрдә үзәк хәрәкәт итү җайланмаларын торгызуның эндоген химик регуляциясе ачыла, әлеге ачыш нәтиҗәләре буенча ул инсульттан соң неврология һәм баш мие җәрәхәтләрен дәвалауның патогенетик методы (ликворотерапия) эшли һәм апробацияләли.
1958 елда «Шартлы рефектор эшчәнлегенә бром, кофеин һәм алкоголь тәэсиренең чагыштырма-физиологик анализы» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый, 1967 елда гыйльми дәрәҗәгә "Кузгату һәм тоткарлау үзара бәйләнешләренең нейрон механизмнары" темасына диссертация яклый. 1988 елда ул СССР АМН әгъза-корреспонденты итеп сайлана. Г.А. Вартанян җитәкчелегендә ике йөзгә якын фәнни эш, шул исәптән җиде монография язылган. Ул "Эволюцион физиология һәм биохимия" фәнни-медицина журналының редакция коллегиясе әгъзасы була[1].
1995 елның 19 июлендә Санкт-Петербургта үлә һәм Серафимовское зиратында күмелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.