танзанияле язучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Габделразак Гурна (суах. һәм ингл. Abdulrazak Gurnah, гарәп. عبد الرزاق گرناہ; 1948 елның 20 декабре, Занзибар, Занзибар) — инглиз телендә иҗат итүче танзанияле язучы, Бөекбританиядә яши. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2021).
Габделразак Гурна | |
---|---|
2009 ел | |
Тугач бирелгән исеме: | Abdulrazak Gurnah |
Туу датасы: | 20 декабрь 1948 (75 яшь) |
Туу урыны: | Занзибар, Занзибар |
Ватандашлык: | Танзания |
Эшчәнлек төре: | язучы-прозаик |
Иҗат итү еллары: | 1987 — х. в. |
Юнәлеш: | реализм |
Жанр: | проза |
Иҗат итү теле: | инглиз теле |
Дебют: | «Китү турында хәтер» (1987) |
Премияләр: | Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2021) |
1948 елда Занзибарда мөселман гарәп гаиләсендә туган. 1968 елда Бөекбританиягә күчеп килгән, укуын дәвам иткән.
1970―1982 елларда Нигериянең Байеро университетында лекцияләр укыган.
1982 елда Бөекбританиянең Кент универсиитетында докторлык дәрәҗәсен яклый. 1985 елда үзе укыган югары уку йортына укытучы урынына кабул ителә һәм постколониаль әдәбият, диаспоралар, барыннан да элек, Көнчыгыш Африкадагы Бөекбритания колонияләреннән, Һиндстан һәм Кариб утрауларыннан чыккан язучыларның иҗатына багышланган лекцияләр курсы укый. Хәзерге вакытта профессор дәрәҗәсендә Кент университетында инглиз теле кафедрасында аспирантураны җитәкли[1][2].
«Африка язуы турында эссе» ике томлы җыентыгының җаваплы мөхәррире була. «Салман Рушдига компаньон» һәм «Уасафири» журналының редакторы булып тора[3]. Хәзерге заман постколониаль язучылар, ш.и., Видиадхара Сураджпрасада Найпола, Салман Рушди, Зоя Уикомб турында тикшеренүләр авторы.
2021 елда «колониализм нәтиҗәләрен һәм качак язмышын мәдәниятләр һәм кыйтгалар арасындагы бушлыкта компромисссыз һәм мәрхәмәтле тикшергән өчен» [4] Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе ала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.