From Wikipedia, the free encyclopedia
Владимир Иванович Алатырцев (30.10.1908; Семеновское, Алатыр өязе, Сембер губернасы - 30.10.1964; Рига, Латвия ССР, СССР) - рус һәм чуаш совет шагыйре, тәрҗемәче, журналист, педагог. СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Владимир Алатырцев | |
---|---|
Туган | 30 октябрь 1908 яки 17 (30) октябрь 1908[1] Алатыр өязе, Сембер губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 30 октябрь 1964[1] (56 яшь) Рига, Латвия Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист |
Эш бирүче | И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты |
1908 елның 30 октябрендә Сембер губернасы Алатыр өязе Семеновское авылында туган (бүгенге Чуашстанның Порецкое районына караган авыл). Крестьяннардан. Иртә әти-әнидән мәхрүм кала. 1939 елда Чабаксарда Чуаш педагогика институтын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң Чуашстанның башлангыч һәм урта мәктәпләрендә авыл укытучысы булып эшли. 1939-1941 елларда Чуаш дәүләт педагогия институты укытучысы, рус әдәбияты һәм әдәбиятны укыту методикасы буенча лекцияләр укый.
1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Пулемет взводы командиры һәм Армия газетасының махсус хәбәрчесе буларак дошманны җиңүгә кадәр фронтларда була, Мәскәү өлкәсеннән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр хәрби юл үтә.
1958 елга кадәр Армия газетасы корреспонденты булып хезмәт итә. Сугыштан соң Рига шәһәрендә яши, Латвия Язучылар берлегенең рус телле язучылар секциясен җитәкли, Чуашстан белән элемтәне өзми, чуаш язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Чуаш шагыйрьләре К. В.Иванов, С. В. Эльгер, м. К. Сеспель, Н. Ф. Евстафьев һ. б., шулай ук латыш әдәбияты классикларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.
1937 елдан бирле басылып чыга. Сугышның беренче көннәрендә «Священная война», «Песня народного ополчения», «Фронт и тыл», «Мать и сын» («Изге сугыш», «Халык ополчениясе җыры», «Фронт һәм тыл», «Ана һәм ул») һ.б. шигырьләрен яза. Тарихи материалга нигезләнгән «Ленин в Риге» («Ленин Ригада») поэмасы В.И. Ленинның 1900 елда Ригага килүен сурәтли.
Шигъриятнең төп мотивлары гражданлык, патриотизм, ватанга мәхәббәт. Шагыйрьнең иҗаты лиризм, героик пафос белән аерылып тора.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.