Хәйбулла районы торак пункты (Башкортстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Байгускар (баш. Байғусҡар, рус. Байгускарово), икенче атамасы Тиргәмеш ― Башкортстан Республикасының Хәйбулла районында урнашкан торак пункт, авыл. 2008 елдан Татыр-Үзәк авыл советына керә.
Почта индексы — 453810, ОКАТО коды — 80255823001.
Авыл атамасы торак пунктка нигез салучы кеше исеменнән (йөз башы Байгускар Ягафәр улы Мәгашев), икенче атамасы елга исеменнән (Тиргәмеш) алынган.
Ара: [3]
Байгускар (Бай кучкар) – 1816 елда Акназар (аңа кадәр Бабай) авылыннан күчеп утырган Кучкар авылыннан 1858 елда барлыкка килгән өч утар-җәйләүнең (Байгускар, Каръян, Хәйбулла) берсе. [4]
«Списки населенных мест. Оренбургская губерния. 1866» дигән китапта шушындый язма бар: Орск өязе, 2-нче стан, No 774 дер. Байгускарова (Дергамыш, Байкачкар), Дергамыш (Тиргәмеш) елгасы янында, иске трактның уң ягыннан һәм Орскидан Верхнеуральскига кадәр сул почта тракты арасында урнашкан. Өяз шәһәреннән ераклыгы — 152 верста, стан фатирына кадәр ― 52 верста, хуҗалыклар саны — 48, халык саны: ирләр 116 кеше, хатын-кыз 120 кеше. Авылда мәчет бар.
2008 елга кадәр авыл Байгускар авыл Советының административ үзәге булып торган, ул аерым авыл Советларын берләштерү һәм торак пунктларны тапшыру белән бәйле рәвештә Башкортстан Республикасының 19.11.2008 елгы 49-з номерлы Законы нигезендә юкка чыгарылган.
күпчелек милләт ― башкортлар (99 %).[7]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.