Хәйбулла районында авыл, район үзәге (Башкортстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Акъяр (баш. Аҡъяр, рус. Акъяр) ― авыл, Башкортстан Республикасы Хәйбулла районы һәм Акъяр авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны ― 5549 (2002), 6941 (2010), 8760 кеше (2021).[3]
Акъяр | |
баш. Аҡъяр | |
Нигезләнү датасы | 1843 |
---|---|
Рәсми исем | Аҡъяр |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Акъярский сельсовет[d][1] һәм Хәйбулла районы |
Административ-территориаль берәмлек | Акъярский сельсовет[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 6941 (2010)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 330 метр |
Акча берәмлеге | ₽ |
Мәйдан | 6,57 км² |
Почта индексы | 453800 |
Беренче язма телгә алу | 1834 |
Җирле телефон коды | 34758 |
Акъяр Викиҗыентыкта |
Почта индексы ― 453800. Телефон коды: +7 34758. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80255815000. [4]
Авыл Урал аръягы тигезлегендә, Ырынбур өлкәсе Орск шәһәреннән 90 км, республика башкаласаы Уфадан көньяк-көнчыгышка таба 600 км ераклыкта урнашкан. Торак пункт аркылы Җаек елгасының уңъяк кушылдыгы Таналык елгасы ага. Янәшәдә Таналык елгасының уңъяк кушылдыгы Ташлы елгасында Башкортстанның Урал аръягында иң зурысы булган Акъяр сусаклагычы урнашкан (2002 елда эшли башлаган).
Авыл аша Орск — Сибай — Магнитогорск, Сибай ― Акъяр, Юлдыбай ― Акъяр автомобиль юллары үтә. Якындагы Ырынбур өлкәсе Сара тимер юл стаʜциясенә кадәр — 54 километр. Элегрәк Акъярда аэропорт эшләгән.
1834 елда Ырынбур хәрби губернаторы Василий Алексеевич Перовскийның торак пунктларны эреләндерү турында боерыгы чыга. Шуның нигезендә бүгенге Акъяр урнашкан җиргә өч хуторны (Биресбаш, Шыкыр, Кутанай) күчерә башлыйлар. Күченүне актив оештыручыларның берсе отставкадагы старшина Хәйбулла Уралов (1781―1852) булган. Авылның беренче атамасы — Хәйбулла ― аның исеме белән бәйле. 1843 елда яңа урынга беренче булып Габделҗәлил Юлдашбаев күченә. 1850 елда авылда 26 хуҗалыкта 180нән артык кеше яшәгән.
1859 елда Ырынбур өязе 4нче башкорт кантоны 4нче Үсәргән йортына караучы Хәйбулла авылында 79 хуҗалыкта 552 кеше яшәгән. [5]
1865 елдан 1919 елга кадәр авыл Ырынбур губернасы Орск өязенең 4нче Үсәргән волостена караган (волость үзәге ― Сабыр авылы).
1881 елда авылда 104 хуҗалыкта 936 кеше, 1897 елда 172 хуҗалыкта меңнән артык кеше, 1900 елда 177 хуҗалыкта 952 кеше, 1917 елда 309 хуҗалыкта 1579 кеше исәпләнгән.
1917 елга кадәр Хәйбулла авылында елына ике тапкыр: беренчесе — 20-28 февральдә, икенчесе — 10-16 ноябрьдә ярминкә үткәрелгән.
1930 елның августында Башкортстан АССРда Хәйбулла районы оештырылгач, Акъяр авылы район үзәгенә әйләнә. [5]
2002 елгы җанисәп буенча, төп милләт — башкортлар (86,4 %). [10]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.