Арыслан йолдызлыгы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Арыслан йолдызлыгы

Әсәт йолдызлыгы (гарәп. الأسد әл-’әсәд — «арыслан»[1]; шулай ук Арыслан йолдызлыгы; лат. Leo) — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы Саратан һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы.

Подробнее Әсәт, Латинча исем ...
Әсәт
Әсәт
Әсәт

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Leo
(иял. к.: Leonis)
Кыскартма Leo
Нигез Арыслан
Туры калкулык 9h 15m тан
11h 52m кача
Авышлык −6° тан
+33° 30′ кача
Мәйдан 947 кв. градус
(12 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
  • Регул (α) — 1,36m
  • Әлҗәбһә (γ) — 2,01m
  • Денебола (β) — 2,14m
  • Зоһер (δ) — 2,56m
  • Әлҗәнүби (ε) — 2,97m
Метеор агымнары
  • Леонилар
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +84° тан 56° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты февральмарт.
Ябу

Йолдызлар

Әсәт αРегул (лат. Rēgulus — «кечкенә патша», «патша улы»), +1,36m күренмә йолдызча зурлык белән якты ак-зәңгәр йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 160 тапкыр зуррак һәм ул Җирдән 85 яктылык елы ераклыгында урнашкан.

Әсәт βДенебола (гарәп. ذنب الأسد ҙәнәб әл-’әсәд — «арыслан койрыгы»), +2,14m күренмә йолдызча зурлык белән ялтырый һәм ул 43 яктылык елы ераклыгында урнашкан.

Әсәт γӘлҗәбһә (гарәп. الجبهة әл-җәбһәһ, جبهة الأسد җәбһәт әл-’әсәд — «арыслан маңгае»[2], әмма чыннан «Арыслан ялы» булып тора; рус. Альгиеба), +1,98m күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.

Әсәт δЗоһер (гарәп. ظهر الأسد зоһер әл-’әсәд — «арыслан биле»[3], шулай ук Зосма — бор. грек. «билбау»; рус. Зосма), +2,56m йолдызча зурлыктагы ак йолдыз.

Әсәт εӘлҗәнүби (гарәп. رأس الأسد الجنوبي рә’с әл-’әсәд әл-җәнүби — «арыслан башының көньяктагы»[4]; рус. Альгенуби), +2,98m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Әсәт ζӘлзафирә (гарәп. الضفيرة әз-зәфирәһ; ингл. Adhafera), +3,44m йолдызча зурлыктагы зур йолдыз.

Әсәт η — Әл Җәбһә (гарәп. الجبهة әл-җәбһәһ[2]; ингл. Al Jabbah), +3,51 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.

Әсәт θ — (гарәп. الخرت әл-хорт; ингл. Chort), +3,32m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Әсәт ι — +4,00m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.

Әсәт κ — (гарәп. منخر الأسد минхир әл-’әсәд — «арслан танавы»; ингл. Al Minliar al Asad), +4,47m йолдызча зурлыктагы күренмә икеле йолдыз.

Әсәт λӘлтараф (гарәп. الطرف әт-тарф — «күренеш»[5]; ингл. Alterf), +4,32m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Әсәт μРәэсәләс (яки Әлшимали, гарәп. رأس الأسد الشمالي рә’с әл-’әсәд әш-шимали — «арыслан башының төньяктагы»[6]; ингл. Rasalas, ing. Alshemali), +4,1m йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Әсәт οСубра (ингл. Subra), +3,53m йолдызча зурлыктагы зур куш йолдыз.

«Урак» астеризмы

Thumb
Әсәт һәм Кече Әсәт (аста) йолдызлыклары. 1825 елдагы нөҗүм хариталарыннан

Әсәт α (Регул), η, γ (Әлҗәбһә), ζ (Әлзәфирә), μ (Әлшимали) һәм ε (Әлҗәнүби) Урак астеризмыны тәшкил итәләр.

Искәрмәләр

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.