From Wikipedia, the free encyclopedia
Артем Хохорин, Артем Валерий улы Хохорин (рус. Артем Валерьевич Хохорин, 1970 елның 30 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (2012―2024), Мари Ил буенча эчке эшләр министры (2008—2011 елларда), полиция генерал-лейтенанты (2015). ТР буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре (2017).
Артем Хохорин | |
---|---|
ТР буенча эчке эшләр министры | |
Вазыйфада 2012 ел – 2024 ел | |
Аңа кадәр | Әсгать Сәфәров |
Дәвамчысы | Дамир Сатретдинов |
Туган | 30 июль 1970 (54 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Белем | Казан (Идел буе) федераль университеты, РФ ЭЭМ Казан юридик институты һәм 131 нче лицей |
1970 елның 30 июлендә Казанда хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Казанның 131нче физика-математика мәктәбен (1987), Казан дәүләт университетын (1993), РФ эчке эшләр министрлыгының юридик институтын (Казан филиалы, 1999) тәмамлаган.
Эчке эшләр органнарында 1993 елдан хезмәт итә.
1993—1996 елларда — ТР ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные.
1996—1997 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча оператив-эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные, бүлек башлыгы.
1997—1998 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча бүлек башлыгы.
1998—2002 елларда — ТР ЭЭМ каршындагы районара мәгълүмати-аналитик эзләү милиция бүлеге (криминаль милиция линиясе буенча) башлыгы.
2002—2008 елларда — ТР ЭЭМ министры урынбасары — штаб башлыгы.
2008—2011 елларда — Мари Ил буенча эчке эшләр министры[1].
2011—2012 елларда — РФ ЭЭМ оештыру-аналитик департаменты башлыгы[2].
2012 елның 27 апрелендә РФ Президенты Д. А. Медведев А. В. Хохоринны ТР буенча эчке эшләр министры итеп билгели[3].
2023 елның 28 декабрендә отставкага китә һәм отпускка чыга, 2024 елның 1 гыйнварыннан министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче урынбасары Алексей Соколов билгеләнә[4][5].
Өйләнгән, өч улы, кызы бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.