Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Артем Здунов, Артем Алексей улы Здунов (эрз. Артем Алексеевич Здунов, 1978 елның 18 мае, Казан) — икътисадчы, РФ дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 18 ноябреннән Мордовия Башлыгы вазифаларын вакытлы башкаручы[1], 2014—2018 елларда Татарстан икътисад министры, 2018—2020 елларда Дагстан премьер-министры. Икътисад фәннәре кандидаты (2005). Бердәм Россия фиркасе әгъзасы[2].
Артем Здунов | |
---|---|
Мордовия Башлыгы в.в.б. | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2020 елның 18 ноябре | |
Аңа кадәр | Владимир Волков |
Дагстан премьер-министры | |
Вазыйфада 2018 ел – 2020 ел | |
Аңа кадәр | Абдусамад Гамидов Анатолий Карибов (в.б.) |
Дәвамчысы | Абдуллатах Амирханов |
Татарстан икътисад министры | |
Вазыйфада 2014 ел – 2018 ел | |
Аңа кадәр | Мидхәт Шаһиәхмәтов |
Дәвамчысы | Фәрит Габделганиев |
Туган | 18 май 1978 (46 яшь) РСФСР, ТАССР, Казан |
Белем | 5 нче лицей һәм Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
1978 елның 18 маенда Казанда туган. Мордва[3]. Казанның 5нче лицеен[4], «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2000), КФЭИ аспирантурасын (2004), РФ президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе магистратурасын (2011) тәмамлаган. Инглиз телен камил белә. Казан дәүләт финанс-икътисад институтында «Хәзерге заманда Россиянең икътисади иминлеге системасында капиталның читкә китүе» (рус. Отток капитала в системе экономической безопасности современной России) темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005).
1996-1998 елда КФЭИ студентларының һөнәри берлеге комитеты рәисе урынбасары.
2000-2001 елларда «Сәнәгати иминиятләштерү компаниясе» ААИҖ иминиятләштерү буена белгече, эчке аудиторы.
2004-2006 елларда Казан финанс-икътисад институтының (2011 елдан КФУ составында) макроикътисад һәм икътисади теория кафедрасы укытучысы.
2006-2010 елларда «Татарстан Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» дәүләт учреждениесенең фән буенча директор урынбасары.
2010-2014 елларда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары.
2014 елның октябреннән 2018 елның февраленә кадәр Татарстан икътисад министры.
2018 елның 7 февраленнән 2020 елның 18 ноябренә кадәр Дагстан премьер-министры. Дагстан Башлыгы в.в.б. Владимир Васильев 2018 елның 6 февралендә Артем Здунов кандидатурасын республика хөкүмәте җитәкчесе сыйфатында республика парламенты (Халык Җыены) каравына кертә. 7 февральдә Дагстан парламенты кандидатураны раслый (75 депутатның 68 е уңай,5 е каршы тавыш бирә, 2 е нейтраль)[5].
2020 елның 18 ноябреннән Мордовия Башлыгы вазифаларын башкаручы[6].
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
2015 елда биргән декларациясе буенча кереме 6 млн 200 мең сум, 2016 елда 8 млн 539 мең сум (хатыныныныкы 538 мең сум).
Шәхси милкендә ике җир кишәрлеге — 1197 кв. метр һәм 2668 кв. метр.
Күчемсез милке: йорт 162,9 кв.м., 65,4 кв. метрлы фатирның 1/3 өлеше, 148,1 кв. м. фатирның чирек өлеше (калган өлешләренә хатыны һәм балигъ булмаган ике баласы ия), ике машина кую урыны[7].
2024 елның декабрендә Евросоюзның санкцион исемлекләренә кертелгән[8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.