Әрмәнстан илчесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Папян Ара Артушевич (әрм. Արա Արտուշի Պապյան; 6 июнь 1961 ел) — әрмән юристы, дипломат, политолог һәм тарихчы, Әрмәнстанның Канададагы 2000-2006 еллардагы илчесе, Modus Vivendi тикшеренү үзәге җитәкчесе[1].
Ара Арташевич Папян 1961 елның 6 июнендә Әрмән ССРның башкаласы Ереванда туа. Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингентында хәрби тәрҗемәче булып хезмәт итә. 1988—1989 елларда Әфган сугышының әрмән ветераннары союзын җитәкли.
Дипломатик хезмәте тәмамлангач, әрмән мәсьәләсенең юридик аспектларын, шул исәптән Таулы Карабахның статусын һәм башка мәсьәләләрне өйрәнә башлый. Күп кенә илләрдә лекцияләр белән чыгыш ясый[2][3].
Милли азчылык хокуклары мәсьәләләре белән шөгыльләнә һәм Әзербайҗанның үз дәүләтчелегеннән мәхрүм ителгән халкын (талыш, лезгин һәм башкаларны) Әрмәнстан шушы мәсьәлә буенча хупларга тиеш, дип үз интервьюларында күп тапкырлар ассызыклый[4].
«Modus Vivendi» үзәгенә нигез сала һәм аңа җитәкчелек итә[5].
Өйләнгән, Нарек һәм Тарон исемле уллары бар.
7 хәрби медаль һәм орденнар белән бүләкләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.