From Wikipedia, the free encyclopedia
Айдар Юзиев, Айдар Нил улы Юзиев[1] (1958 елның 7 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — галим-фәлсәфәче, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2018), фәлсәфә фәннәре докторы (1998), профессор. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан).
1958 елның 7 июлендә Казанда әдәбият галиме Нил Гафур улы Юзиев (1931—1996) гаиләсендә туган. 1981—1983 елларда Совет Армиясе сафларында гарәп теленнән тәрҗемәче буларак хәрби хезмәттә була. 1980 елда «Гарәп теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын, 1989 елда Мәскәүдә ССРБ ФА Фәлсәфә институтының көнчыгыш секторы аспирантурасын тәмамлый (остазлары фән докторлары Артур Сагадаев, Тәүфыйк Ибраһим, Владимир Пустарнаков)[2]. 1990 елда ССРБ ФА Фәлсәфә институтында «Ш. Мәрҗани һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе» дигән темага фәлсәфә фәннәре кандидаты, 1998 елда Фәлсәфә институтында «XVIII гасыр азагы - XIX гасырларда татар фәлсәфи фикере» дигән темага фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәләренә диссертация яклый.
1980 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, татар иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып эшли.
1998—2002 елларда Татарстан Фәннәр Академиясе аспирантларына фәлсәфә буенча лекцияләр укый.
2000—2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире булып эшли.
2005—2006 елларда Казан социаль-юридик институтының фәнни эш буенча проректоры.
2006 елдан Россия дәүләт гадел хөкем университетының (РДГХУ, рус. РГУП) социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире. Вузда эшчәнлеге Россия суд системасы өчен белгечләр әзерләү белән бәйле[3].
Россия, татар фәлсәфи фикере һәм Ислам мәсьәләләре, гарәп телендә язылган татар чыганаклары. 15тән артык монография һәм 100 дән артык мәкалә авторы[4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.