Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Абхазия (абх. Аҧсны [апсны́], рус. Абхазия, гөрҗ. აფხაზეთი, [апхазе́ти]) — Көньяк Кавказның көнбатышында, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан регион, Абхазия Җөмһүрияте исеме астында билгеле өлешчә танылган дәүләт.
Абхазия | |
абх. Аԥсны Аҳәынҭқарра рус. Республика Абхазия | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 26 ноябрь 1994 һәм 1991 |
---|---|
Рәсми исем | Аԥсны Аҳәынҭқарра һәм Республика Абхазия |
Демоним | Abkhaz, Abkhazian, Abkhaz, abĥazo, Abkhaziano, Labkasänan, абхазы, abkhaz, abkhazià, Abkhaze һәм Abcásach[1] |
Рәсми тел | абхаз теле һәм рус теле |
Гимн | Гимн Республики Абхазия[d] |
Мәдәният | культура Абхазии[d] |
Шигарь тексты | Аиааира |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт |
Гөрҗистан Абхазия Җөмһүрияте |
Башкала | Сухум[2] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Кара диңгез |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Абхазия[d] |
Иң югары ноктасы | Домбай-Ульген[d] |
Идарә итү формасы | президент республикасы |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | президент Республики Абхазия[d] |
Ил башлыгы | Аслан Бжания |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | премьер-министр Республики Абхазия[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Александр Анкваб[d] |
Башкарма хакимият | Абхазия хөкүмәте[d] |
Канунбирү органы | Народное собрание Республики Абхазия[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Днестр буе Молдован Җөмһүрияте, Россия, Көньяк Осетия, Төркия, Вануату, Венесуэла һәм Никарагуа |
Әгъзалык | Танылмаган дәүләтләр дусташлыгы[d] |
Халык саны | 245 246 (2018) |
Административ бүленеше | Гагра районы[d], Гудаута районы[d], Сухум районы[d], Гулрыпшский район[d], Очамчира районы[d], Ткуарчал районы[d] һәм Гал районы[d] |
Акча берәмлеге | ₽[3] |
Нәрсә белән чиктәш | Россия |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Электр аергычы төре | Schuko[d] һәм Europlug[d] |
Мәйдан | 8665 км² |
Тематик география | Абхазия географиясе[d] |
Феноменның икътисады | Абхазия икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Абхазия халкы[d] |
Илнең телефон коды | +7840[4], +7940[4] һәм +99544[5][4] |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 102[d], 103[d] һәм 101[d] |
Моңа өлешчә туры килә | Автономная Республика Абхазия[d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Абхазия Викиҗыентыкта |
Гөрҗистан Конституциясе буенча, Гөрҗистанның бер өлеше, чынлыкта Гөрҗистан Абхазия территориясен контроль астында тотмый.
Абхазия үз почта маркаларын чыгара.
7 тарихи өлкәдән тора (дәүләт байрагындагы җиде йолдыз 7 өлкәне тасвирлый) – Садзын (Джигетия), Бзыпын, Гума, Абжуа, Самырзакан, Дал-Цабал, Псху-Аибга.
Псоу һәм Ингур елгалары арасында урнашкан. Кара диңгез яр сызыгы озынлыгы 210 км.
Елгалар Кара диңгез бассейнына карый. Алар: Кодор, Бзыбь, Кяласур, Гумиста. Елганың туенуы яңгырлардан һәм кар суыннан. Тауларда искиткеч матур Рица һәм Амткел күлләре урнашкан.
Абхазияда абхазлар, руслар, грузиннар (нигездә мегреллар), әрмәннәр, украиннар, греклар, яһүдиләр, белоруслар, болгарлар, эстоннар һ.б. халыклар яши. Халкының зур өлеше – Россия гражданнары.
1997 елда диннәр турындагы сораштыруда катнашучыларның 55 % ы үзләрен христианнар, 17 % ы мөселман дип атаган, 14,6 % ы дингә ышанмый. 2003 елда сораштырылучыларның 60 % ы үзләрен христианнарга, 16 % ы — мөселманнарга, 8 % ы — атеистларга, 5 % ы — мәҗүсилек диненә, 3 % ы — абхаз диненә, 1 % ы — Йәһвә шаһитларына, яһүдиләргә һ. б. кертеп караган.
2009 елда Абхазия мөселманнары беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короленнән Мәккәгә хаҗ кылырга чакыру алган. Абхаз-мөселманнарның ризыкта һәм эчүдә бернинди чикләүләре дә юк: алар башка мөселманнар өчен харам булган аракы, шәраб, дуңгыз ите куллана. Ир балаларны сөннәткә утырту абхаз мөселман ирләре тарафыннан ниндидер әдәпсез гамәл һәм оятлы эш буларак кабул ителә[6].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.