«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы. Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журнал татарлар яши торган Россия, АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә тарала.
Сөембикә | |
Сөембикә | |
Журнал логотибы | |
Tөр |
хатын-кызлар журналы |
---|---|
Формат |
60х90 1/8 |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте |
Нәшер итүче |
«Татмедиа» ААҖ |
Баш мөхәрир |
Лариса Маликова |
Нигезләнгән | |
Тел | |
Публикацияләр туктату | |
Төп офис |
Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 |
Тиражы |
8 010 (2014) |
| |
язылу индексы |
73 002 (Роспечать) |
Веб-сайт: http://syuyumbike.ru/ |
Тарих
1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә (мөхәррире Ягъкуб Хәлили). Аена ике мәртәбә чыга. Барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма журнал тууына тарихи нигез сала.
1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты киңәшмәсендә ССРБда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Г. Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана.
Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктый һәм 1958 елда гына яңадан нәшер ителә.
1991 елдан «Сөембикә» исеме белән чыгарыла. Журналның концепциясе яңартыла, яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга, «Периодика Исламика» каталогына кертелә. «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсе оеша, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләк булдырыла, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән бәйге-тамашалар, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары уздырыла.
Баш мөхәррирләр
- 1913-1919 Ягъкуб Хәлили
- 1927 елның июль санына кадәр басма редколлегия имзасы белән чыгарыла. Июль саныннан аңа Ш. Кәримова кул куя.
- 1928-1931 Шәмсия Азанова
- 1931–1937 Гөлчирә Гафурова
- 1937-1941 Рокыя Әхмәтшина
- 1958-1977 Асия Хәсәнова
- 1977-1988 Венера Ихсанова
- 1988-2000 Роза Туфитулова
- 2000-2009 Фирая Бәдретдинова
- 2009-2018 Ләйсән Юнысова
- 2018-2019 Гөлнара Сабирова[2]
- 2019 елның июленнән Лариса Маликова[3].
Тираж
Бүләкләре
- 1976 «Хөрмәт билгесе» ордены
- 2001 «Бәллүр каләм» конкурсында «Ел журналы» исеменә лаек була.
- VI Бөтенроссия матбугат фестивалендә хатын-кызлар өчен чыгарыла торган басмалар арасында иң яхшысы дип табылып, җиңүче дипломы белән бүләкләнә.
- 2007-2009 елларда Россия матбугатының Алтын фондына кертелә.
- Тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.
- 2015 Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-проектлар арасында үткәрелгән VI «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясендә журнал сайты 2016 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган. җиңүче булды[4]. 2 нче урын – «Идел» журналында.
Галерея
- Журнал тышлыгында Чулпан Закирова. 2005 ел, 8нче сан
- Резидә Шәрәфиева 2016 елның гыйнвар санында
- Э. Н. Минһаҗева журналның 2021 ел август санында
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.