From Wikipedia, the free encyclopedia
Ятимнәр йорты яки балалар йорты — ятим калган кеше балаларының яшәүләре, шәхес буларак үсүләре һәм укулары өчен оештырылган уку-укыту оешмасы.
Ятимнәр йорты | |
Эшчәнлек өлкәсе | педагогика[d] |
---|---|
Ятимнәр йорты Викиҗыентыкта |
Табигый ата-аналар, һәм кайвакыт әби-бабайлар канун нигезендә балаларны үстерү өчен җаваплы булса, балаларны үстерү җаваплылыгын үзләренә алырга теләгән туганнар табылмаганда, балалар дәүләт әманәте булып кала. Ятимнәр йортлары шундый балаларны карау, урнаштыру һәм укыту өчен бер чара булып тора.
Россияда балалар йортларының түбәндәге төрләре каралган: тәрбияләнүчеләрнең яше (мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар өчен һәм катнаш), балаларның үсеш үзенчәлеге (гади, коррекция), корылышы (балалар йортлары, балалар йортлары-мәктәпләре, гаилә балалар йортлары, балалар авыллары) буенча.
Балалар йортлары балаларның гомерен һәм саулыгын саклау, аларны үстерү, укыту, үз аллы тормышка әзерләү мәсьәләләрен хәл итә дип санала. Балалар сабый йортларына, аерым шәхесләрдән һ. б. кабул ителә. Балалар биредә 18 яшкә кадәр яши ала. Урындагы үзидарәлек органнары составындагы опека һәм попечительлек органнары тәрбияләнүчеләрне уллыкка (кызлыкка) алу, патронат яки асрауга алучы гаиләләргә бирү мәсьәләсен хәл итә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.