Windows XP
From Wikipedia, the free encyclopedia
Windows XP (ясаудагы кодлы исеме — Whistler; өчке юрама — Windows NT 5.1) — Microsoft корпорациясенең Windows NT гаиләсенә керүче операцион система. Ул 2001 елның 25 октябрендә чыкты һәм Windows 2000 Professional юрамасының варисы булып тора. XP исеме исә ингл. experience - тәҗрибә дигәнне аңлата.
Windows XP | |
Windows XP, Service Pack 3 | |
Уйлап табучы | |
---|---|
ОС гаиләсе |
Windows NT |
Беренче чыгыш | |
Соңгы юрама |
5.1.2600.5512 Service Pack 3 — 2008 елның 21 апреле [1] |
Төшнең төре |
гибридлы төш |
Арайөз |
Luna |
Лицензия |
Microsoft EULA |
Халәте |
Гомуми ярдәм:
Киңәйтелгән ярдәм:
|
Веб-сайт |
Алдагы Windows 2000 системасыннан аермалы буларак, Windows XP бары тик кулланучы системасы буларак кына кулланыла. Аның сервер аналогы буларак Windows Server 2003 тора. Ләкин Windows Server 2003 Windows XP базасында төзелгән булсада, аның барлык кулланучы интерфейсын үз өченә алып, Windows Server 2003 баребер яңартылган яңа NT 5.2 юрамалы төшне үз өченә ала. Бу төш соңрак Windows XP Professional x64 Edition юрамасында да күренә, моның нәтиҗәсендә әлеге юрама Windows Server 2003 белән үсеше «параллель» үсештә барган дип тә әйтергә мөмкин.
2009 елның 14 апреленнән башлап Microsoft Windows XP'га карата бушлай ярдәм күрсәтүне туктата, хәзер Windows XP'ның барлык кулланучылары Microsoft ка бушлай ярдәм сорап мәрәҗәгать итә алмыйлар. Хәзер алар «киңәйтелгән ярдәм» күрсәтелә — болар димәк барсыда түләүле. Киңәйтелгән ярдәм 2014 елның 8 апреленә кадәр күрсәтелә.
2010 елның декабренә карата Windows XP — дөньядагы иң киң кулланучы операцион система була, ул сәүдә өлешендә 47,2 % тәшкил итә. Бу күрсәткечнең максимумы 76,1 % була һәм ул 2007 елның гыйнварында барлыкка килә[3].