Википе́дия (ингл. Wikipedia, /ˌwɪkɪˈpiːdɪə/ буларак укыла) — эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык мәкаләләре сайтка керә алучы бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек.[32] Википедия - интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр гомуми белешмәләр җыелмасына әйләнде,[33][34][35][36][37], веб-сәхифәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны индексын алып баручы Alexa (ингл.) агентлыгы мәгълүматлары буенча дөнья күләмендә 6 нчы урында басып тора, аудиториясе якынча 365 миллион укучыга тигез дигән юрама ясала.[33][38] Википедия проекты табышсыз Викимедиа Фонды карамагында яши һәм үсә бирә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Кыскача исем ...
Википедия
Нигезләнү датасы 15 гыйнвар 2001[1]
Thumb
Thumb
Кыскача исем Wikipédia, Wikipedia, ウィキペディア, Viquipèdia, Wikipèdia, Vicipaedia, Wikipedia, Βικιπαίδεια, ဝီကီပီးဒီးယား, ويكبيديا һәм Wikipedia
ХФӘ билгесе weɪ̯³⁵ t͡ɕi⁵⁵ paɪ̯²¹⁴⁻²¹¹ kʰɤ⁵⁵
... хөрмәтенә аталган wiki һәм энциклопедия
Нигезләүче Җимми Вэйлс[d][2] һәм Ларри Сэнгер[d][3]
Шигарь тексты the free encyclopedia that anyone can edit[4], الموسوعة الحرة التي يستطيع الجميع تحريرها[5], vapaa tietosanakirja, de vrije encyclopedie, свободная энциклопедия, которую может редактировать каждый, Die freie Enzyklopädie, 人人可编辑的自由百科全书[6][7][8][…], 人人可編輯的自由百科全書[9][7][8][…], একটি উন্মুক্ত বিশ্বকোষ, যা সবাই সম্পাদনা করতে পারে, ウィキペディアは誰でも編集できるフリー百科事典です[10], L'enciclopèdia de contingut lliure que tothom pot millorar[11], Төрлө телдә яҙылған, сикләүһеҙ ҡулланыуҙа булған ирекле интернет энциклопедия. Һәр кем уны төҙөүҙә ҡатнаша ала., آزاد دائرۃ المعارف جس میں کوئی بھی ترمیم کر سکتا ہے, La enciclopedia de contenido libre que todos pueden editar.[12], A szabad enciklopédia, Ազատ հանրագիտարան, որը կարող է խմբագրել յուրաքանչյուր ոք:[13], האנציקלופדיה החופשית שכולם יכולים לערוך, Wolna encyklopedia, którą każdy może redagować, 海納百川,有容乃大 һәм La libera enciklopedio redaktebla de ĉiuj.[14]
Урын Ешберн (Виргиния), Сан-Франциско, Дәлас, Кәролтон, Чикаго, Амстердам һәм Сингапур
Хуҗасы Wikimedia[15]
Әүвәлгесе Нупедия[d]
Басма яки тәрҗемәләре Википедиянең тел бүлеге[d] һәм Инглиз Википедиясе
Булдыручы Җимми Вэйлс[d], Ларри Сэнгер[d] һәм Викимедиа җәмгыяте[d]
Автор Википедия җәмгыяте[16], Җимми Вэйлс[d][17][18] һәм Ларри Сэнгер[d][17][18]
Мөхәррир Википедия җәмгыяте
Чыгыш иле  Америка Кушма Штатлары[19]
Әсәр яки аның атамасы теле берничә тел[d]
Каталог коды 1545
Тәнкыйтьчеләр бәясе 4.7/5[20] һәм 2.1/5 (Poor)[21]
Бүләкләр
премия принцессы Астурийской за международное сотрудничество[22]

FSF Free Software Award for Projects of Social Benefit[d] (2005)

[23]

Grimme Online Award[d] (2005)

премия Эразма[d] (25 ноябрь 2015)

[24]
Талисман персонажы Википед[d]
Хезмәтләндерүче Wikimedia[25] һәм Equinix[d]
Җитештерә Интернет-энциклопедия[d]
Эшләүче Җимми Вэйлс[d] һәм Ларри Сэнгер[d]
Платформа LAMP[d] һәм Varnish[d]
Йөрткеч програм тәэминат MediaWiki[d][26]
Программалау теле PHP[d]
Хаталар турында белдерү бите phabricator.wikimedia.org(ингл.)
Рәсми кушымта приложение Википедии[d], приложение Википедии[d] һәм Википедия бета[d]
Рәсми веб-сайт wikipedia.org[19]
Нинди веб-биттә тасвирланган cnet.com/reviews/wikipedia-review/(ингл.)[27]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы dumps.wikimedia.org
Куллану шартларына сылтама foundation.wikimedia.org/wiki/Terms_of_Use(ингл.)
Яшеренлек сәясәте URL-ы foundation.wikimedia.org/wiki/Policy:Privacy_policy(ингл.) һәм meta.wikimedia.org/wiki/Privacy_policy/ar(гар.)
Һәштәге Wikipedia
Лицензия 🅭🅯🄎 4.0[d]
Авторлык хокуклары статусы авторлык хокуклары белән якланган[d]
Бизнес моделе иганә[d]
Thumb
Теркәлгән катнашучылар саны 92 364 110[28]
Alexa урыны 13[29]
Язмалар саны 63 309 777[30]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 644 850
Similarweb урыны 7[31]
Сервис статусы URL-ы wikimediastatus.net(ингл.)
Еш соралганы URL-ы en.wikipedia.org/wiki/Wikipedia:FAQ/Main(ингл.)
Эзләү калыбы https://wikipedia.org/w/index.php?search=$1
 Википедия Викиҗыентыкта
Ябу

Билгеләмә

Википедиядә катнашучыларны "википедиячеләр", мәкаләләрне язучы яки төзәтүчеләрне "мөхәррирләр" дип атыйлар.

Белешмәләр һәм тематик мәгълүмат күләме буенча иң тулы энциклопедия, битләрне бер-берсе белән бәйләү технологиясен куллану сәбәпле Интернет кулланучылары өчен үз мәдәни капиталларын үстерү өчен иң кулай чыганак. Википедиянең иң мөһим сыйфатларыннан берсе булып мәгълүматны туган телеңдә җиткерү тора.

Википедия'нең экспертлар көченә нигезләнеп энциклопедия булдыру юлыннан китүе һәм академик булмаган эчтәлекнең киң күләмдә пәйда булуы матбагачылык медианың киң игътибарын җәлеп итте. 2006 нче елда, Time журналы дөнья буйлап миллионнарча шәхесләрнең тиз арада пәрәвез аша элемтә һәм хезмәттәшлекне үстерү эшчәнлегендә YouTube, MySpace һәм Facebook белән бер рәткә Википедияның да кертеме зур булуын таныды.[39] Википедия шулай ук яңалыклар чыганагы буларак котланылды - кызу яңалыкларга багышланган мәкаләләрнең еш тиз яңартылып торылуы сәбәпле.[40][41][42]

Википедиянең ачык табигате төрле борчылуларга юл ачты - язу сыйфаты,[43] вандализм (ингл.)[44][45] күләме һәм мәгълүматның дөреслеге турында. Кайбер мәкаләләрдә тикшерелмәгән яки каршылыклы мәгълүматлар очрый,[46] шулай да 2005 елда Nature (ингл.) журналы бастырган эзләнү нәтиҗәлләре күрсәткәненчә, чагыштырылган фәнни мәкаләләр Encyclopædia Britannica (ингл.) энциклопедиясендәге мәкаләләрнең дөреслек дәрәҗәсенә якын булуын һәм икесендә дә очраган "әһәммиятле хаталар" күләме якын булуын күрсәтте.[47] Britannica уздырылган тикшеренүнең методология һәм ясалган нәтиҗәләре хаталы булуын игълан итүенә [48] Nature рәсми җавап һәм нокта-нокта буенча Britannica'ны канәгатьләндермәгән төп мәсьәләләренә карата ачыкламалар белән каршылык күрсәтте.[49]

Табигате

Популяр шаярту мәзәгендә әйтелгәнчә, ‘‘Википедия белән бәйле проблема - аның гамәлдә генә эшләвендә. Теорияда ул беркайчан да эшли алмый.’’

Miikka Ryökäs, [50]

Мәкалә битләренең структурасы

Википедия мәкаләләре үсеш дәрәҗәләре һәм темалары тирәсендә тупланыла. Яңа мәкалә еш "төпчек" - билгеләмәләр һәм берничә сылтама гына булган бик кыска бит - дәрәҗәсендә башлана. Спектрның икенче ягында - иң зур үсеш дәрәҗәсенә ия булган мәкаләләр "Сайланган мәкалә" статусына ия булу өчен номинант була ала. "Сайланган мәкаләләрдән" берсе, мөхәррирләрнең сайлавы нигезендә, Википедияның баш битендә урнаштырыла.[51][52] Тикшеренүче Джакомо Подери (Giacomo Poderi) ачыклаганынча, мәкаләләр сайланган статусына гадәттә берничә мөхәррирнең эшләве нәтиҗәсендә ирешә.[53] 2010 нче елда уздырылган тикшеренү сайланылган мәкаләләр сыйфат күзлегеннән уртак югары дәрәҗәдә булмавын, җәмгыять тарафыннан сайлану процессы мәкаләләр сыйфатын билгеләү өчен эффектив булмаганын күрсәтте.[54] 2007 нче елда, матбагачылыкта бастырылу өчен версияне әзерләгәндә, Инглиз Википедиясендә мәкаләләр сыйфатын билгеләү шкаласын кертте.[55]


Эчтәлеккә һәм мөхәррирләр мөгамәләсенә караган кагыйдәләр һәм кануннар

Википедиядә урнашкан эчтәлек Википедиянең күпчелек серверлары урнашкан Флорида штатының һәм АКШ байрагы АКШның федераль кануннарына буйсына. Юридик мәсьәләләрдән тыш, Википедиянең үзгәртүләр кертү мәсләкләре "5 нигез", һәм төрле кагыйдәләр һәм киңәшләр белән тасвирлана. Бу кагыйдәләр дә wiki рәвешендә сакланылу сәбәпле, Википедия мөхәррирләренең җәмгыять буларак аларны язырга һәм яңартырга мөмкинлекләре бар.[56] Википедияның төрле телле бүлекләрендәге кагыйдәләр инглиз телле бүлеге кагыйдәләренең тәрҗемәсенә нигезләнгән иде, шулай да вакыт узу белән аерым мохитләрдә үсүләре сәбәпле үзенчәлекләре хас булды.

Эчтәлек кагыйдәләре

Тема турында мәкалә язылуы өчен, аның Википедияның "Мөһимлек" стандартларына[57] туры килүе зарур - ягъни теманың мәсьәләсенә бәйле булмаган мэйнстрим мәгълүмат чыганакларында яки академик журналлар кебек танылган абруйлы икенчел чыганакларда күләмле тасвирланырга тиешлеге.

Низагларны чишү

Википедиядә фикер төрлелеге нәтиҗәсендә купкан низагларның күп төрле чишелеш мөмкинлекләре бар. Билгеләнгән тәртипкә күз салмыйча, бер мөхәррир керткән үзгәртүләрдән икенчесе яңадан-яңа баш тартып торса - "үзгәртүләр сугышы" башлынды дип диергә мөмкин.[58] Бу очракта, мөгамәлә кагыйдәләрне бозу мәсьәләләрне арбитраж комитеты, контент кагыйдәләрне бозу мәсьәләләрне медиация комитеты хәл итә.

Арбитраж

Низагларны чишүнең соңгы чарасы - арбитраж шурасына мөрәҗәгать итү. Низаглар гадәттә мәкалә эчтәлеге турында ике каршылыклы караш нәтиҗәсендә туып чыкса да, Арбитраж шурасы кайсы караш өстенлек алырга тиеш турында карар чыгаруга махсус керешми. Статистик анализ күрсәткәненчә, шура үз игътибарын низаг тудырган эчтәлегенә түгел - низаг тирәсендәге бәхәснең ничек алып барлыгына юнәлтә,[59] нәтиҗәдә низагларны чишу һәм конфликтта катнашкан мөхәррирләр арасында тынычлык урнаштыру урынына проблема чыгаручы мөхәррирләрне аерып, продуктивлык потенциалы булган мөхәррирләргә яңадан Википедия эшчәнлегендә катнашырга рөхсәт бирү белән шөгыйльләнә.

Шәхсият

2006 нче елның гыйнварында, Алмания байрагы Алмания мәхкәмәсе ил эченнән Алман Википедиясенә керү мөмкинлеген ябырга кушты. Сәбәбе буларак Boris Floricic (ингл.), шулай ук "Tron" кушаматы астында билгеле булган вафат хакерның тулы исемен күрсәтү игълан ителде. 2006 нче елның 9 февралендә Wikimedia Deutschland оешмасына карата карар көчтән чыгарылды - караган мәхкәмә Tron'ның яки аның ата-аналарының шәхсияткә хокуклары бозылды дигән фикерен кире какты.[60]

Җәмгыять

Википедия җәмгыяте культка охшаш дип сурәтләнгән иде,[61] шулай да негатив тарафтан гына түгел,[62] һәм тәҗрибәләре булмаган яңа кулланучылар еш дустанә булмаган мөнәсәбәт белән каршы калганы тасвирланган иде.[63]



Яңа кулланучылар

Википедияның регистрация узган кулланучылардан 60%-ка кадәре беренче 24 сәгать узгач кертем ясаудан туктый. Шундый вәзгыятьнең мөмкин сәбәпләре - аерым үзгәртү ясау/мәкалә язу өчен регистрация яки катнашу тәҗрибәсенең канәгәтьләндерерлек булмавы белән аңлатыла ала.[64] Goldman белдергәненчә, Википедиянең мәдәни ритуалларына (мәсәлән, бәхәс битләрендә имза кую) тугрылыклы булмаган мөхәррирләр үзләренең Википедия җәмгыятен кагыйдәләрен белмәвен (аутсайдер булуын) күрсәтеп, кертемнәренең кабул ителмәвенең рискы үсүенә китерәләр. Википедия инсайдерына әйләнү җиңел булмаган нәрсә: кертем ясаучыдан үз кулланучы битен булдыруы, Википедияның махсус технологик кодларын өйрәнү, бәхәс чишелеше процессында катнашуны өйрәнү, аралашу стандартларын һәм башка мәдәни үзенчәлекләрен үзләштерү кирәк була. Системага кулланучы исеме астында кермәгән кулланучылар - икенче класс ватандашларга охшаш хәлдә кала.[65]

2009 нчы елда Business Insider мөхәррире һәм журналисты Henry Blodget уздырган тикшеренү[66] Википедияның мәкаләләрендәге соңгы үзгәртүгә кадәр яши калган кертелгән текстның зуррак өлеше "аутсайдерлар" (түбән үзгәртүләр санлы кулланучылар), форматлау һәм башка үзгәртүләр күбрәк "инсайдерлар" (чикләнгән тәҗрибәле кулланучылар төркеме) тарафыннан ясалганын күрсәтте.

Демографиясе

Thumb
Википедия мөхәррирләрнең демографик төзелеше.
Thumb
Дөньяның төрле урыннарыннан төрле телле Википедия бүлекләренә кертем өлеше юраулары.

Бер тикшеренү күрсәткәненчә, Википедиягә кертем ясаучылар арасында "кыз-хатыннар өлеше 13% тирәсе генә булуын күрсәтте; кертем ясаучының уртача яше - 20-30 арасында." Викимедиа фонды җитәкчелек итүче директор Cью Гарднер (ингл.) 2015 елга кадәр ана зат җенесле катнашучылар санының егерме биш процентка үсәчәген күрергә ышана.[67] АКШның кыз-хатыннар хәлләренә багышланган тикшеренү шурасының президенты Линда Бэш (Linda Basch, National Council for Research on Women) белдергәненчә, Википедия мөхәррирләр статистикасы АКШ байрагы АКШның югары уку йортларындагы бакалавр, магистр һәм аспирантура программаларында катнашучы кыз-хатыннар проценты белән сизелерлек контраст күрсәтә (барысында да кыз-хатыннар 50% яки югарырак өлешен ала).[68]

Википедияның төрле телле бүлекләренә дөньяның төрле регионнарыннан кертем өлеше турындагы соңгы мәгълүматны 2012 нче елда PLoS ONE (ингл.) журналында бастырылган Яссери төркеме (Yasseri et al.) уздырган тикшеренүләре белдерде. Шулай, Төньяк Америкадан үзгәртүләр өлеше Инглиз Википедиясенең якынча 50% белән, Гадиләштерелгән Инглизчәдәге Википедиясендә () исә бу күрсәткеч егерме-биш процентка төшә. Мәкалә шулай ук кайбер башка телле бүлекләрендәге хәлне тикшерде.[69] Викимедиа фонды 2015 елга кадәр Җирнең Глобаль Көньяк буларак билгеле регионыннан мөхәррирләр санының 37%-ка кадәр үсүен күрергә ышана.[70]

Тарихы

Thumb
Википедия Nupedia исемле энциклопедия проектыннан үсеп чыкты.

2001 елның 15 гыйнварында Википедияның инглиз бүлеге эшли башлады.

2001 елның 23 мартында башка телдә бүлек ачыла - Француз Википедиясе эшли башлады. Шуннан соң ул күптеллегә әверелгән.

Джимми Уэйлс (ингл.) һәм Ларри Сэнгер (ингл.) тарафыннан оештырылган[71] Википедия/Wikipedia исемен Сэнгер[72] - wiki (бергә эшләнелгән веб-сәхифә, Гавайлар штатының азчылык җирле халкы гавайлылар телендә "тиз" мәгънәсенә килүче wiki)[73] һәм энциклопедия сүзләреннән ясалган.

Википедия проекты аркылы максатыбыз бушлай энциклопедия булдыру; киңлеге һәм тирәнлеге буенча тарихта иң зур энциклопедия. Шулай ук, Википедияның ышанычлы бер чыганакка әвереләчәген телибез.Ларри Сэнгер[74]

Төрле телле версияләр

Thumb
Инглиз телендәге (кызыл) һәм күләме буенча беренче унлыкка кергән телләрдәге бүлекләренең (зәңгәр) мәкаләләре өлешләре. 2007 елның июль хәле буенча, Википедияның инглиз телендәге мәкаләләр өлеше 23%-тан түбән төште.

Википедиядә төрле телле эчтәлекнең бергәләп яши алуы, проектның Unicode (ингл.) язу системасына күчү белән мөмкин булды. Бу функция 2002 елның гыйнварында беренче тапкыр Эсперанто әлифбасын күрсәтергә теләгән Викимедиа фондының беренче хезмәткәре Brion Vibber (ингл.) тарафыннан ясалды.[75][76]

Википедиянең төрле телле бүлекләре нейтраль караш кебек глобаль кагыйдәләргә туры тотылса да, кайбер кагыйдә һәм практика нокталарында аермалары бар; иң сизелерлек үрнәге буларак мәкаләләрне сурәтләүдә гадел кулланылыш мәсләгеннән чыгып ирекле эчтәлек чикләренә кермәгән рәсемнәрне кулланышы мәсьәләсе.[77][78][79]

Татар Википедиясе

Төп мәкалә: Татар Википедиясе

2003 елның 15 сентябрендә Татар Википедиясе дә ачыла һәм хәзерге вакытта анда 501 819 мәкалә җыелган, ә барлыгы бөтен Википедиядә 63 557 976 мәкалә.

Күпчелек башка телле бүлекләрдән аермалы буларак, Татар Википедиясендә консенсус юлы урынына кагыйдәләр һәм киңәшләрне демократик тавыш бирү аркылы кабул итү гадәте яши бирә.


Эчтәлек дөреслеге

Ачык структурасының нәтиҗәсендә, анарда пәйда булган мәгълүмат өчен җаваплылык алучы аерым шәхес яки оешма була алмаганы сәбәпле, Википедия үзенең эчтәлегенең "дөрес булуы турында гарантия бирми".[80]


Темаларны тасвирлау һәм системик проблемалары

2008 елда Carnegie Mellon University һәм Palo Alto Research Center хезмәткәрләре уздырган фәнни тикшеренү һәр өлкәгә караган темаларның өлешләрен һәм үсеш статистикасын (июль 2006 - гыйнвар 2008) күрсәткән иде:[81]

Thumb
2008 нче елның гыйнвар аендагы Википедия эчтәлегенең темалар буенча бүленеше диаграммасы[81]
Thumb
Британия китапханәсендәге Википедиягә үзгәртүләр кертү марафоны, гыйнвар 2011.

Бу саннар мәкаләләр саныннан гына гыйбарәт: бер темада кыска мәкаләләрнең саны югары, икенчесендә зур мәкаләләрнең саны аз булуы мөмкин.

Үзенең Википедия китапханәләрне ярата (en) программасы аркылы, түбән дәрәҗәдә тасвирланган темаларны һәм мәкаләләрне үстерү өчен Википедия Нью-Йорк шәһәренең New York Public Library for the Performing Arts кебек зур иҗтимагый китапханәләр белән партнерлыкка керде.[82]


Викимедиа фонды һәм Викимедиа бүлекләре

Thumb
Wikimania - Викимедиа фонды карамагында булган Википедия һәм башка проектларының кулланучыларының еллык конференциясе.
Төп мәкалә: Викимедиа фонды

Программа һәм аппарат комплексы

Thumb
Декабрь 2010, система архитектурасының гадиләштерелгән структурасы. Өстәмә мәгълүмат өчен, Meta-Wiki'ның серверлар структурасы диаграммаларын (ингл.) карагыз.

Көннен төрле өлешләрендә Википедия серверларына һәр секунд 25-60 мең сайфасын күрсәтү мөрәҗәгате ирешә.[83]


Мәдәни әһәмиятлелек

Википедиянең үсеше аның Google эзләү нәтиҗәләрендә доминант урыны белән аңлатыла;[84] эзләү машиналарыннан килгән траффикның 50%-ка якын өлеше Googleдан килә,[85] алардан зур өлеше - академик эзләнүләргә бәйле.[86]

Википедия эчтәлеге шулай ук академик тикшеренүләрдә, китапларда, конференцияләрдә һәм мәхкәмә тыңлауларында кулланганы бар.[87][88][89] Канада байрагы Канада парламенты сәхифәсендәге аерым мәсьәләләргә багышланган битләрендә өстәмә әдәбият бүлекләрендә Википедия мәкаләләренә сылтама урнаштырылган.[90] Энциклопедияда белдерелгән мәгълүматының АКШ байрагы АКШ федераль мәхкәмәләре һәм Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы кебек агентлыклар тарафыннан кулланылышы артышта [91] – күбесенчә өстәмә мәгълүмат өчен генә булса да.[92] Википедиядә пәйда булган эчтәлек кайбер АКШның Үзәк күзләү идарәсе отчетларында китерелгәне бар.[93]


Фәнни кулланылыш

Лингвистик тикшеренүләр өчен уңайлы текстлар корпусы (ингл.) буларак, , Википедия компьютер лингвистикасы (ингл.), мәгълүмати эзләүләр (ингл.) һәм табигый тел эшкәртү (ингл.) өлкәләрендә киң кулланылыш казанды. Аеруча, ул еш "викификация" дип аталган затларны билгеләү (ингл.) [94] һәм аның белән бәйле сүзләр мәгънәләрен аеру (ингл.)[95] проблемаларны чишүдә максатчан белем базасы буларак кулланыла. Үз чиратында, викификацияга охшаш ысулларның Википедиядә "пәйда булмаган" сылтамаларны табу өчен кулланылышы мөмкин.[96]

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.