From Wikipedia, the free encyclopedia
Вероника Тушнова (Вероника Михаил кызы Тушнова, рус. Вероника Михайловна Тушнова) – рус совет шагыйрәсе, тәрҗемәче. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1946).
Вероника Тушнова | |
---|---|
Туган телдә исем | Вероника Михаил кызы Тушнова |
Туган | 27 март 1911 Казан |
Үлгән | 7 июль 1965 (54 яшь) Мәскәү |
Үлем сәбәбе | яман шеш |
Күмү урыны | Ваганьков зираты[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Эксперименталь медицина институты[d] |
Һөнәре | шагыйрә |
Балалар | кызы Наталья Розинская |
Ата-ана |
|
1911 елның 14 (27) мартында Казанда ветеринария институты профессоры Михаил Павел улы Тушнов гаиләсендә туган. Казанның чит телләр тирәнтен өйрәнелүче А. Радищев исемендәге 14- санлы мәктәбендә (хәзер П. Чайковский исемендәге 1-санлы музыка мәктәбе) (1928 елда тәмамлаган), әтисенең теләге буенча Казан медицина институтында (1928-1931 елларда) табиблыкка укый. Әтисенең хезмәт урынына бәйле рәвештә күченгәч, башта Ленинградта медицина институтында, аннары Мәскәү эксперименталь медицина институтында аспирантурада укый. 1941 елда Мәскәү әдәбият институтына укырга керә.
1941-1943 елларда Казанда эвакуациядә була. Кызыл гаскәрнең яралы хәрбиләрен дәвалаучы ГИДУВның нейрохирургия клиникасында пулат табибы булып эшли.
1943 елда Мәскәүгә кайткач, шулай ук табиб-ординатор эшен дәвам итә, диссертация яза.
Мәхәббәт темасына язылган шигырьләре белән таныла. 1938 елда беренче шигырьләре басыла. Шулай ук сәяхәтләре тәэсирендә язылган шигырьләре дә игътибарга лаек.
Габдулла Тукай, Робиндранат Тагор шигырьләрен русчага тәрҗемә итә.
Беренче басылган китабы – «Беренче китап» (Первая книга) (1945, «Молодая гвардия» нәшрияты).
В. Тушнова сүзләренә язылган җырларны Россиянең эстрада җырчылары башкара:
Светлана Брайловская. Беләсеңме, бар да булачак! «Российская газета», 05.03.2015.(рус.)
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.