Укытучы (яки мәктәп укытучысы, мөгаллим) — укучыларга (балалар) һәм студентларга (олылар)га белем бирүче кеше. Укытучы роле еш рәсми һәм дәвамлы, мәктәп яки башка бер рәсми уку урынында башкарылган роле булып кабул ителә. Күп илләрдә, укытучыларның ролләренә хөрмәт йөзеннән укытучылар көннәре билгеләнә.
Профессиональ укытучылар
Укыту рәсми булмаган рәвештә гаилә эчендә, яки рәсми рәвештә - үз эше өчен акча алучы профессиональ укытучы тарафыннан алып барыла ала.
Педагогика һәм укыту
Укытучылар укыту процессында укучыларның белем алуын җиңеләйтү белән шөгыйлләнә. Шәхси белем бирүче укытучыларны репетитор дип атыйлар.
Максатка гадәттә күнекмәләр, аң-белем һәм/яки фикерләү сәләтләрен җитештерүче рәсми яки рәсми булмаган уку-укыту программасын һәм уку-укыту планы нигезендә ирешеп була.
Укытучы энтузиазмы
Уку материаллырына һәм укучыларына карата энтузиазм белдергән укытучыларның укыту нәтиҗәләренә позитив тәэсир итә алулары билгеле.
Галерея
- Латын мәктәбе ике укучы укытучылары белән, 1487
- Яшь укучылар укытучылары белән Британия музееның Дувин галереясенда
- Голландиялы укучы балалар укытучылары белән, 1662
- Төньяк Лаоста башлангыч мәктәп укытучысы
- ГДРда "авыл укытучысы" барлык яшендәге укучыларны бер сыйныф буларак укыта, 1951 ел
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.