![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/b3/MonthlyMeanT.gif/640px-MonthlyMeanT.gif&w=640&q=50)
Температура
From Wikipedia, the free encyclopedia
Температура (латинча temperatura — тиешле катнашу, кушылу, халәт) — термодинамик системаны тасвирлаучы физик зурлык, төрлечә җылынган җисемнәрнең дәрәҗәсенә билгеләнгән микъдарны күрсәтә.
Температура | |
![]() | |
Кайда өйрәнелә | термодинамика |
---|---|
Обозначение величины | T һәм Θ |
Үлчәмлек |
|
Символ величины (LaTeX) |
|
Инвариант относительно | изотермический процесс[d] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C25206 |
![]() |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/b3/MonthlyMeanT.gif/320px-MonthlyMeanT.gif)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/aa/Annual_Average_Temperature_Map.jpg/640px-Annual_Average_Temperature_Map.jpg)
Температураны үлчәү шкаласында ике репер нокта һәм алар арасында бүлемнәр саны билгеләнә, шулай итеп, хәзерге киң кулланыла торган Цельсий һәм Фаренгейт шкалалары кертелгән.
Абсолют температура Кельвиннарда үлчәнә, табигатьтә температураның минималь чик микъдары - абсолют нуль булуы - бер репер нокта нигезендә кертелгән.
Температураның югары микъдары Планк температурасы белән чикләнгән.
Җылылык тынычлыгында булган система температурасы бөтенесе өлешләрендә бертигез була. Термодинамикада температура - интенсив термодинамик зурлык.
Молекуляр-кинетик теориядә температура системаның кисәкчәләре уртача кинетик энергиясенә туры пропорциональ.
Температура система кисәкчәләренең энергия дәрәҗәләре буенча бүленешен (Максвелл — Больцман бүленеше), тизлекләре буенча бүленешен (Максвелл бүленеше), матдә ионлашу дәрәҗәсен (Сах тигезләмәсе), нурланыш спектраль тыгызлыгы (Планк тигезләмәсе), нурланыш күләмдәге тулы тыгызлыгын (Стефан-Больцман кануны) билгели.
СИ Халыкара берәмлекләр системасында температура кельвинда үлчәнә, шулай ук Цельсий градусы кулланыла, чөнки Җирдәге табигатьтә күпчелек процесслар -50 - +50 °С диапазонында бара.