Казан утлары (журнал)
Казанда татар телендә чыгучы журнал / From Wikipedia, the free encyclopedia
«Казан утлары» — 1922 елдан Казанда татар телендә чыгучы журнал. XX гасырның икенче чирегендә ул татар халкының төп журналы булган. Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күпләп гәҗит-журнал ябылып торганда да ул чыгудан туктамаган.
Казан утлары | |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» ААҖ |
---|---|
Нәшер итүче |
«Татмедиа» ААҖ |
Нигезләнде |
1922 |
Тел | |
Төп офис |
Казан, Декабристлар ур.. 2 |
Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләрнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театр һәм җыр сәнгате турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле журналның төп, үзәк темасы булып тора.
Журналның гамәлгә куючысы — «Татмедиа» ААҖ.
Баш мөхәррир булып озак еллар Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин эшләде, 2014-2017 елларда — Илфак Ибраһимов, 2018 елдан — Рөстәм Галиуллин[1].
Журналга Россия Федерациясенең барлык почта бүлекчәләрендә дә язылып була.