![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/1f/Pyotr_Stolypin_LOC_07327.jpg/640px-Pyotr_Stolypin_LOC_07327.jpg&w=640&q=50)
Пётр Столыпин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Пётр Аркадий улы Столыпин (рус. Пётр Аркадьевич Столыпин) - (2 [14] апрель, 1862, Дрезден, Саксония — 5 [18] сентябрь, 1911, Киев) - Россия империясе дәүләт эшлеклесе. Гродно һәм Сарытау губернасы губернаторы, Эчке эшләр министры, Россия премьер министры (хөкүмәт рәисе) булып эшләгән.
Пётр Столыпин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Пётр Аркадий улы Столыпин |
Туган | 14 апрель 1862(1862-04-14) Дрезден, Саксония |
Үлгән | 18 сентябрь 1911(1911-09-18) (49 яшь) Киев |
Күмү урыны | Киев-Печер кәшишханәсе[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт университеты[1] |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, ислахчы |
Җефет | Ольга Столыпина[d] |
Балалар | Аркадий Петрович Столыпин[d] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Столыпин, Александр Аркадьевич[d] |
Бүләк һәм премияләре | Изге Владимир ордены, Александр Невский ордены, Изге Анна ордены кавалеры һәм бүтән |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/fb/Stolypin_by_Repin.jpg/640px-Stolypin_by_Repin.jpg)
Беренче Россия инкыйлабын бастыручы, аграр ислахны үткәрүче, хәрби-кыр хөкеме канунын булдыручы. Рәхимсезлек сәясәте өчен Столыпин тәнкыйтьләнгән булган.
Көнбатыш губерналарда җирле хәкимиятен керткән.
Бөек Финляндия кенәзлеге үзидарәсен чикләгән.
Сайлау хокукларын киметкән. Икенче Думаны тараткан.
Столыпинны 11 тапкыр үтермәкче булган.
1911 елның 1 (14) сентябрендә Киев шәһәр театрында анархист Дмитрий Богров (сакчы бүлегенең белдереп торучысы) тарафыннан атып яраланган, ике көннән Столыпин үлгән. Киев-Печора лаврасында күмелгән.