Санкт-Петербург дәүләт университеты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Санкт-Петербург дәүләт университеты (рус. Санкт-Петербургский государственный университет, СПбГУ) югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе — Россиядәге иң борынгы һәм иң зур университетларның берсе: ул 1724 елның 8 февралендә «Россия Фәннәр академиясе университеты» исеме белән ачыла. Хәзер бу дата «Россия фәне» көне дип билгеләнә.
Кыска фактлар Халыкара исем, Элеккеге исем ...
Халыкара исем |
Saint Petersburg State University |
---|---|
Элеккеге исем |
А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университеты |
Төр | Юғары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе |
Нигезләнгән | 1724 |
Нигезләүче | Пётр I |
Ректор | Н. М. Кропачев |
Адрес | 199034, С.-Петербург, Университет яр буе, 7-9 йорты |
Сайт | spbu.ru(рус.) |
Ябу
Университет аерым статуска ия: МДУ һәм тагын да берничә университет белән ул Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән Министрлыгына түгел, ә турыдан-туры Россия хөкүмәтенә буйсына.