Оптика
физика бүлеге / From Wikipedia, the free encyclopedia
О́птика ( бор.грек. ὀπτική күренү яки карау) – физиканың, яктылык тотышын, үзлекләрен, сәбәпләрен һәм табигатен өйрәнүче, аның белән бәйле күренешләрне тасвирлаучы бүлеге. "Яктылык" термины астында күзгә күренүче яктылыкны гына түгел, ә аңа янәшә булган спектрның киң электромагнит нурланышын да аңлыйлар.
Оптика | |
Өйрәнелгән тармак | яктылык һәм оптик феномен[d] |
---|---|
Оптика Викиҗыентыкта |
Электромагнит спектрны радиодулкыннарга, инфракызыл, күренүче, ультрашәмәхә, рентген һәм гамма-нурланышка бүлеп йөртәләр.
Дулкын һәм квант закончалыклары электромагнит нурланышның бөтен спектрына да уртак. Дулкын озынлыгы буенча, беренче планга төрле күренешләр, төрле тикшерү ысуллары һәм төрле практик куллану төрләре чыга. Шуңа күрә оптикага, күренүче яктылыкны гына өйрәнүче, башкалардан күренеп торучы чик белән аерылган йомык фәнгә караган кебек карарга ярамый. Үзгә өлкәләрдә табылган закончалыклар һәм нәтиҗәләр спетрныд күренүче өлешендә кирәк булырга мөмкин, яки киресенчә.
Шуңа охшаш күренешләр рентген нурланышы һәм радиодулкыннар таралганда, микродулкынлы мичләрдә, һ.б. күзәтелә. Оптиканы электромагнетизмның өлеше дип тә карарга мөмкин. Кайсыбер оптик күренешәр яктылыкның квант табигатенә бәйле, һәм бу оптиканың кайбер өлкәләрен квант механикасы белән бәйли. Чынлыкта, оптик күренешләрнең бик зур өлешен, Максвелл тигезләмләрендә тасвирланган, электромагнит тирбәнү дип карарга мөмкин.
Оптика фәне – электротехника, физика, психология, медицина (бигрәк тә офтальмология) кебек фәннәрнең өлеше булып тора. Бу өлкәләрдә һәм башка фәнара өлкәдә кулланма оптиканың әһәмияте зур.
Оптика төгәл механика белән берлектә оптик-механик сәнәгатьнең нигезе булып тора.