![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/2/20/%25D0%259C%25D3%25A9%25D0%25BD%25D0%25B8%25D1%2580%25D3%2599_%25D0%2591%25D1%2583%25D0%25BB%25D0%25B0%25D1%2582%25D0%25BE%25D0%25B2%25D0%25B0.jpg/640px-%25D0%259C%25D3%25A9%25D0%25BD%25D0%25B8%25D1%2580%25D3%2599_%25D0%2591%25D1%2583%25D0%25BB%25D0%25B0%25D1%2582%25D0%25BE%25D0%25B2%25D0%25B0.jpg&w=640&q=50)
Мөнирә Булатова
татар опера җырчысы (югары меццо-сопрано), мөгаллиммә, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның халык артисты / From Wikipedia, the free encyclopedia
Мөнирә Закир кызы Булатова (Бикбулатова[2]) (1914 елның 19 мае, Архангельск — 2011 елның 31 мае, Казан) — күренекле татар опера җырчысы (югары меццо-сопрано), мөгаллиммә, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның халык артисты. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр иясе. 1943 елдан КПСС әгъзасы. Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе (1963-1971). Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры (1967-1968).
Кыска фактлар Мөнирә Булатова, Туган телдә исем ...
Мөнирә Булатова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Мөнирә Закир кызы Булатова |
Туган | 19 май 1914(1914-05-19) Архангельск, Россия империясе |
Үлгән | 31 май 2011(2011-05-31) (97 яшь) Казан, Татарстан |
Яшәгән урын | Горький урамы, 17, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы, педагог, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе |
Балалар | кызы Дания |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Ябу
Википедиядә Булатова фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Википедиядә Бикбулатова фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.