![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/c/c0/%25D0%259C%25D0%25B0%25D2%25BB%25D0%25B8%25D1%2580%25D3%2599_%25D0%25A5%25D3%2599%25D0%25B9%25D1%2580%25D0%25B5%25D1%2582%25D0%25B4%25D0%25B8%25D0%25BD%25D0%25BE%25D0%25B2%25D0%25B0.jpg/640px-%25D0%259C%25D0%25B0%25D2%25BB%25D0%25B8%25D1%2580%25D3%2599_%25D0%25A5%25D3%2599%25D0%25B9%25D1%2580%25D0%25B5%25D1%2582%25D0%25B4%25D0%25B8%25D0%25BD%25D0%25BE%25D0%25B2%25D0%25B0.jpg&w=640&q=50)
Маһирә Хәйретдинова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Маһирә Ибраһим кызы Хәйретдин — Австралиягә рәсми рәвештә[1] аяк баскан беренче татар[2].
Кыска фактлар Маһирә Хәйретдинова, Туган телдә исем ...
Маһирә Хәйретдинова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Маһирә Ибраһим кызы Хәйретдин |
Туган | 8 май 1925(1925-05-08) Бакчасарай, Кырым |
Үлгән | 3 февраль 2012(2012-02-03) (86 яшь) Австралия |
Ата-ана |
|
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Хәйретдинова битенә күчегез.
Ул 1925 елның 8 маенда Бакчасарай шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе, Ибраһим Хәйретдин, Беренче бөтендөнья сугышыннан соң маҗар булган Эльвира Бенедиктка өйләнеп Кырымга килә. Гаиләләрендә бер-бер артлы 4 бала туа: уллары Сәйлән һәм кызлары Зөбәйдә, Маһирә һәм Гөлнара. Маһирәгә 16 яшь булганда, Кырымны алман гаскәрләре басып ала (Икенче бөтендөнья сугышы бара). Маһирәне Алманиягә, урман кисү эшләренә җибәрәләр. 1944 елда Кырым татарлары депортациясе турында хәбәр алгач, кире кайту юлының булмавы билгеле була.