![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e8/Newtons_cradle_animation_book.gif/640px-Newtons_cradle_animation_book.gif&w=640&q=50)
Классик механика
From Wikipedia, the free encyclopedia
Класси́к меха́ника (Ньютон механикасы) – Ньютон законнарына һәм Галилейның чагыштырмалылык теориясенә нигезләнгән механика төре. Инерциаль системалар булуы классик механикада мөһим урын алып тора.
Классик механика өч бүлектән тора:
- Кинематика – хәрәкәтне барлыкка китерүче сәбәпләрне тикшермичә, механик хәрәкәтне математик яктан тасвирлап бирүче, ягъни механик хәрәкәтне характерлаучы зурлыклар арасындагы бәйләнешне өйрәнүче бүлек.
- Динамика – механик хәрәкәтне аны барлыкка китерүче сәбәпләре белән бергә өйрәнүче бүлек. Монда көчләр һәм тәэсир итүче массалар тикшерелә.
- Статика – механиканың җисемнәрнең тигезлеген өйрәнә торган бүлеге.
Кыска фактлар ... хөрмәтенә аталган ...
Классик механика | |
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | Исаак Ньютон |
---|---|
![]() |
Ябу
Кыска фактлар Фундаменталь төшенчәләр, Тәгъбирләр ...
Классик механика | ||||||||
Ньютонның икенче кануны | ||||||||
Тарих…
| ||||||||
Ябу
Классик механика көндзлек тәҗрибәләрдә бик төгәл нәтиҗәләр бирә. Ләкин бик зур тизлекләр белән (яктылык тизлегенә якын) хәрәкәт итүче системалар өчен төгәлрәк нәтиҗәләрне релятивистик механика, микроскопик системалар өчен – квант механикасы, ә ике тасвирламаны да үз өченә алган системаларны – кырның квант теориясе бирә.