Акыллы кеше
Homo sapiensның гомуми исеме, Homo нәселенең уникаль төрләре / From Wikipedia, the free encyclopedia
Кешеләр (латинча таксономия буенча Homo sapiens,[1][2] ягъни "хикмәт иясе/акыллы кеше" буларак билгеле)[3] — Приматлар тәртибеннән Гоминидлар гаиләсеннән Кешеләр ыруыннан бүгенге көндә яшәүче бердән бер биологик төре. Анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр Африкада якынча 200 000 ел элек барлыкка килә, хәзерге кыяфәтенә тулысынча 50 000 ел элек ирешә.[4]
Акыллы кеше | |
---|---|
Әйтелеш | |
Куллана | искусственный физический объект[d], корал һәм тел |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона, 1906—1913[d], Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Католик энциклопедия (1913)[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] |
Кайда өйрәнелә | кешебелем һәм җәмгыять экологиясе[d] |
Кешеләр үз мохитен аңларга һәм аның торышына тәэсир итәргә теләкләре белән, фән, фәлсәфә, мифология, һәм дин юлы белән феноменнарны аңлатырга һәм үзгәртергә торышулары белән аерыла. Бу табигый кызыксынучанлык киләчәк буыннарга мәдәният юлы белән тапшырыла алган комплекслы кораллар һәм сәләтләрне үстерүгә китергән; кешеләр ашамлыкларны пешерү өчен ялкыннарны оештыручы, шулай ук киемнәр киюче, һәм күп төрле башка технологияләр һәм сәнгатьләр булдыручы һәм кулланучы бердән бер билгеле яшәүче төр. Кешеләрне өйрәнүче фәнни белем өлкәсе антропология дип атала.