From Wikipedia, the free encyclopedia
Хи́ллари Ди́ан Ро́дэм Кли́нтон (ингл. Hillary Diane Rodham Clinton; 1947 елның 26 октябрендә, Чикагода туды) – Америка сәясәтчесе, АКШ демократик фиркасе әгъзасы, 2009 елның 21 гыйнварыннан АКШ дәүләт секретаре вазифасын башкара. Ире – элекеге Америка президенты Билл Клинтон.
Һиллари Родэм Клинтон | |
---|---|
Туган телдә исем | Hillary Rodham Clinton |
Туган | 26 октябрь 1947 (76 яшь) АКШ, Чикаго |
Яшәгән урын | Чикаго Оукленд Кембриҗ Вашингтон Фаэтвиль Литл-Рок Парк-Ридж Чаппаква Клинтон-хаус[d][1] |
Ватандашлыгы | АКШ |
Әлма-матер | Мен Саут югары мәктәбе[d][2], Веллсли көллияте[d][3], Ель хокук мәктәбе[d][2] һәм Мен-Ист югары мәктәбе[d][2] |
Һөнәре | АКШ дәүләт секретаре |
Эш бирүче | Ель – Нью-Һейвен хастаханәсе[d], Yale Review of Law and Social Action[d], Балалар яклау фонды[d], Арканзас университеты[d], Rose[d] һәм Колумбия үнивирситите[4] |
Сәяси фирка | АКШ Демократик фиркасе[5][6] |
Җефет | Билл Клинтон[7][8] |
Балалар | кыз: Челси Клинтон |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Хью Эдвин Родэм[d][9] һәм Тони Родэм[d][9] |
Гыйльми дәрәҗә: | бакалавр[d][5] (1969) һәм хокук дуктыры[d][5] (1973) |
14 октябрь көнне, Россия сәфәре вакытында Һиллари Клинтон Казанга килде. Сәфәргә чыгар алдыннан дәүләт департаменты сүзчесе Ян Келли, Россияне яхшырак аңлар өчен, Мәскәүдән читкәрәк китеп карарга кирәк. Казан исә күпмилләтле Россияне чагылдырган иң кулай урын, дигән иде[10]. Казан һава аланында аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Казан шәһәр башлыгы Илсур Мәтшин каршыладылар.
Сәфәр барышында Һиллари Клинтон Кол Шәриф мәчетен, Благовещенский соборны карап чыкты, шулай ук Миңтимер Шәймиев белән сөйләште.
«Мин Казан бик матур шәһәр дип ишеткән идем. Гомумән төрле илләргә сәфәргә баргач, мин башкала булмаган урыннарга барырга тырышам. Казанда мәчет һәм чиркәүнең янәшә торуы кызыксындырды. Татарстанда мөселманнар күп, монда конфессияләр үзара тату яшиләр. Минем шуны үз күзләрем белән күрәсе килә. Аларның яшәү рәвешен аңларга телим». Һиллари Клинтон |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.