Эстония (эст. Eesti), рәсми атамасы Эсто́ния Җөмһүрияте (эст. Eesti Vabariik) — Европада урнашкан дәүләт.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...
Эстония
эст. Eesti Vabariik
Байрак[d]Илтамга[d]
ThumbThumb
Нигезләнү датасы 24 февраль 1918
Рәсми исем Eesti Vabariik
Кыскача исем Эстония, Eesti, Viro, Estland, Estonia, Estland, Estland, Estland, Igaunija, Estija, Estonia, 🇪🇪, Эстонія һәм Естонія
Гомер озынлыгы 77,73659 ел[1]
... хөрмәтенә аталган Вирумаа[d] һәм Уганди (тарихи өлкә)
Демоним estnisch, Este, Estin, Est, эстонец, эстонка, эстонцы, эстонки, Estonian, észt, ester, estlænder, Estoniano, Lestiyänan, إستوني, إستونية, إستونيون, естонець, естонка, естонці, Εσθονός, Εσθονή, Εσθονοί, אסטוני, אסטונית, estonieni, estonian, estoniană, এস্তোনীয়, estone, estoni, esti, estonianu, estoniana, virolaiset, igauņi, eestlased, estonià, estoniana, Estonien[2], Estonienne[2], èstoni, èstone, èstona, èstono, إسطوني, إسطونية, إسطونيين, إسطونيات, Estonec һәм Estonka
Рәсми тел эстон теле[3]
Гимн Эстония гимны
Мәдәният Эстония мәдәнияте[d]
Шигарь тексты Epic Estonia һәм Stonia Epig
Дөнья кисәге Европа[4]
Дәүләт  Эстония
Башкала Таллинн
Сәгать поясы UTC+02:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Балтыйк диңгезе[5] һәм Чудь-Псков күле[d]
Иң көнчыгыш ноктасы 59°22′14″ т. к. 28°12′32″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 59°49′ т. к. 26°22′ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 57°30′34″ т. к. 26°37′00″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 58°19′22″ т. к. 21°45′52″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Estonia.map
Иң югары ноктасы Суур-Мунамяги[d]
Иң түбән ноктасы Балтыйк диңгезе
Идарә итү формасы парламент республикасы[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Эстония президенты[d]
Ил башлыгы Алар Карис[6]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Эстония премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Кая Каллас[7]
Башкарма хакимият Эстония хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Riygikogu
Үзәк банкы Эстония банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Италия, Беларус Халык Җөмһүрияте, Австралия, Украина, Үзбәкстан, Латвия, Косово Җөмһүрияте, Болгария, Чили, Дания, Финляндия, Швеция, Шри-Ланка, Кытай Җөмһүрияте, Мексика, Америка Кушма Штатлары, Һиндстан, Греция, Германия, Әзербайҗан, Гөрҗистан, Маҗарстан, Кытай һәм Польша
Әгъзалык Аурупа Берлеге, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Төньяк Атлантик килешү оешмасы, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Аурупа шурасы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы[8], Балтик ассамблеясе[d], Төньяк бәрелеш группасы[d], Балтыйк диңгезе дәүләтләре советы[d], ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Австралия группасы[d], Евроконтроль[d], Ачык күкләр буенча килешү[d], Интерпол[9][10], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d][11], ХКТО[d][12][13], Movement Coordination Centre Europe[d][14], Strategic Airlift Capability[d][15], Халыкара гидрография оешмасы[d][16], Халыкара энергетика агентлыгы[d][17][18], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[19], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Халыкара атом энергиясе агентлыгы[d], Бөтендөнья почта берлеге[20][21], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][22], Шенген зонасы[d][23], Visa Waiver Program[d][24], Бөтендөнья метеорология оешмасы[25], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[26], Милләтләр Лигасы, Бөтендөнья таможня оешмасы[d][27] һәм Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][28]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Пенсия яше 63 яшь
Халык саны 1 374 687 (1 гыйнвар 2024)[29]
Ир-ат халкы 627 427[30], 629 878[30], 631 228[30] һәм 640 385[30]
Хатын-кыз халкы 699 471[30], 699 645[30], 699 703[30] һәм 708 455[30]
Административ бүленеше Ида-Вирумаа[d], Егевамаа[d], Ярвамаа[d], Ляэнемаа[d], Ляэне-Вирумаа[d], Пылвамаа, Пярнумаа[d], Рапламаа[d], Сааремаа[d], Тартумаа[d], Валгамаа[d], Вильяндимаа[d], Вырумаа[d], Харьюмаа[d] һәм Хийумаа[d]
Акча берәмлеге евро
Номиналь тулаем эчке продукт 37 191 166 152 $[31] һәм 38 100 812 959 $[31]
Кеше башына ТЭП 23 757,62 $[32] һәм 23 181,22 $[32]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,89[33]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,829[34]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 12
Эшсезлек дәрәҗәсе 5,4 процент[35]
Нәрсә белән чиктәш Латвия һәм Россия
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][36]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[37]
Электр аергычы төре Europlug[d][37] һәм Schuko[d][37]
Алыштырган Лифляндия губернасы, Эстләндия гөбернәсе, Псков губернасы, СССР һәм Эстон Совет Социалистик Республикасы
Кулланылган тел эстон ишарә теле[d], рус теле, эстон теле, выру теле[d], стандарт эстон теле[d] һәм сету[d]
Мәйдан 45 335 км² (2024)[38]
Рәсми веб-сайт Lua хатасы: expandTemplate: template "ref-et" does not exist.
Һәштәге Estonia
Югары дәрәҗәле Интернет домены .ee
Thumb
Тематик география Эстония географиясе[d]
Тимер юл хәрәкәте ягы уң[d][39]
Нинди вики-проектка керә Проект:Эстония[d]
Ачык мәгълүматлар порталы Open Data Portal Estonia[d]
Феноменның икътисады Эстония икътисады[d]
Феноменның демографиясе Эстония халкы[d]
Грегориан тәкъвимга күчү мизгеле 1 март 1918
Мәктәптә укымаган балалар саны 5533[40]
Джини коэффициенты 30,8[41]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 20 процент һәм 9 процент
Тулаем туулар коэффициенты 1,52[42]
Шәһәр халкы 916 236[30], 920 415[30], 923 866[30] һәм 938 914[30]
Авыл халкы 410 662[30], 409 107[30], 407 066[30] һәм 409 926[30]
Демократия индексы 7,84[43]
BTI Governance Index 7,35[44], 7,37[44], 7,33[44], 7,41[44], 7,26[44], 7,4[44], 7,44[44], 7,46[44] һәм 7,02[45]
BTI Status Index 9,29[44], 9,42[44], 9,34[44], 9,28[44], 9,49[44], 9,52[44], 9,54[44] һәм 9,47[45]
Туым күрсәткече 10,6[30], 9,9[30], 10[30] һәм 8,6[30]
Үлем күрсәткече 11,6[30], 11,9[30], 14[30] һәм 12,8[30]
Happy Planet Index score 34,4[46]
Илнең мобиль коды 248
Илнең телефон коды +372
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d][47]
Илнең GS1 коды 474
Номер тамгасы коды EST
Диңгездәге идентификацияләү номеры 276
NCI Thesaurus идентификаторы C16562[48]
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Эстония шәһәрләре шәрәфле ватандашлары[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Эстониядә җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Эстониядә төшерелгән фильмнар[d]
Thumb
 Эстония Викиҗыентыкта
Ябу

Европа берлегенә керә.

География

Эстония Европаның төньяк-көнчыгышта урнаша. Төньяктан Фин култыгы, көнбатыштан Балтыйк диңгезе һәм Рига култыгы белән юыла. Көньякта Латвия, көнчыгышта Россия белән чиктәш. Яр буе сызыгының озынлыгы — 3794 км.[49] Эстония составына 1521 утрау керә, аларның арасында иң зурлары — Сааремаа (2673 км²), Хийумаа (1023,26 км²), Муху (206 км²), Вормси (93 км²), Кихну (16,4 км²). Эстония территориясе буйлап 7000 елга ага, алардан 423 елганың озынлыгы 1 километрдан артык.

Тарих

Б.э.к. 3 меңьеллыкта Эстония территориясендә фин-угыр кабиләләре яшәгән. Б.э.к 2 меңьеллык уртасында бакырдан, 1 меңьеллык уртасында исә тимердән әсбаплар эшләнгән. Шул дәвердә Балтыйк буе фин кабиләләрнең (эстлар вә ливлар) оешуы башланды. 2 меңьеллык башында сәүдә мәркәзләре, гаваньнар (Таллин, Тарту) пәйда булганнар.

Борынгы кабиләләрнең территориаль оешмасы һәм аларның берлеге барлыкка килгән. Эстон халкы шәкелләнә башлаган. 10301061 елларда Эстониянең көньяк-көнчыгыш өлеше Киев Русеннән бәйлелектә булган. 13 гасырдан башлап алманнар, соңрак даниялеләр агрессиясе нәтиҗәсендә Эстониядә дәүләт фомалашу процессы туктап калган. 13 гасырның икенче яртысы — 16 гасырның арасында алман тәречеләре тарафыннан басып алына. 1558 елның гыйнварда Россия Ливон сугышын башлап җибәрә. Рус гаскәрләреннән җиңелгән Ливон ордены таркалып китә. 1572—1577 елларда Россия Эстониянең барча өлешен (Таллин һәм утраулардан башка) басып ала, әмма Речь Посполита һәм Швеция гаскәрләренең каршы һөҗүме (15801581) нәтиҗәсендә Төньяк Эстония (Эстляндия) Швециягә, Көньяк Эстония Реч Посполитага күчте, Сааремаа утравы Даниягә калды. Швеция белән Реч Посполита арасындагы сугышлар (1600—1611, 1617—1629) нәтиҗәсендә 1625 елга килеп Швеция Эстониянең барча кыйтга өлешен басып алды. 1645 ел Сааремаа утравы дә Швециягә үтте. 1656—1658 елларда Россия — Швеция сугышлары нәтиҗәсендә Көнчыгыш Эстония Россиягә кушып алынган, ләкин 1661 ел сугышыннан әүвәлге чик кире кайтарган. Швециягә караган Балтыйк буе Эстляндия (Төньяк Эстония) вә Лифляндия (Көньяк Эстония һәм Төньяк Латвия) губернияләренә бүленгән.

Төньяк сугыш (1700—1721) нәтиҗәсендә Эстониянең барча өлеше Россиягә кушып алынган. Бу 1721 елгы Ништадт солых шартнамәсе белән рәсми рәвештә расланган.

ХХ гасыр

1918 елның 24 февральда Эстония мөстәкыйльлеге игълан ителгән. Азат итү сугышы барышында Эстония бәйсезлеккә ирешә. 1920 елның 2 февральдә Совет Россиясе һәм Эстония үзара тану турында солых шартнамәсен төзегәннәр. 1934 елның мартта дәүләт түнтәрелеше гамәлгә ашырыла һәм диктатура урнаштырыла, парламент таратып җибәрелә. 1935 елдан барча сәяси фиркаләрнең эшчәнлеге тыела. 1940 елның июльдә Эстония территорриясенә совет гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның 21 июльдә Эстон ССР-ы төзелгән. 1940 елның 6 августта ССРБ составына кушыла һәм эстоннарның бер өлеше депортацияләнә. 1941 елның декабрендә алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынган; 1944 елда азат ителә. 1988 елның 1—2 декабрьдә Эстония халык фронты төзелә; ул үз алдына Эстония бәйсезлеген торгызу максатын куйган. 1990 елның 8 майда Эстон ССР Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятен игълан итә. 1991 елның 20 августта Эстониянең Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятенең милли бәйсеәлеге турында карар кабул ителгән.

Административ-территориаль бүленеш

Эстония территориясе 15 өязгә (эст. maakond) бүленә; алар, үз чиратында, 241 җирле үзидарәгә бүленәләр.

Подробнее Өяз гербы, Исем ...
Өяз гербы Исем Эстон исеме ISO 3166-2 коды Халык саны
(2012)[50],
кеше
Территория,
мең
км²
Халык тыгызлыгы,
чел./км²
Өяз үзәге
Валгамаа Valga maakond EE-82 33728 2,044 17,0 Валга
Вильяндимаа Viljandi maakond EE-84 55054 3,422 16,5 Вильянди
Вырумаа Võru maakond EE-86 37387 2,305 16,7 Выру
Ида-Вирумаа Ida-Viru maakond EE-44 166548 3,364 51,4 Йыһви
Йыгевамаа Jõgeva maakond EE-49 36406 2,604 14,3 Йыгева
Ләәне-Вирумаа Lääne-Viru maakond EE-59 66701 3,465 19,1 Раквере
Ләәнемаа Lääne maakond EE-57 27187 2,383 11,7 Һаапсалу
Пылвамаа Põlva maakond EE-65 30692 2,165 14,5 Пылва
Пәрнумаа Pärnu maakond EE-67 88137 4,807 18,5 Пярну
Рапламаа Rapla maakond EE-70 36587 2,980 12,4 Рапла
Сааремаа Saare maakond EE-74 34527 2,922 12,0 Курессааре
Тартумаа Tartu maakond EE-78 150900 2,993 49,8 Тарту
Һарьюмаа Harju maakond EE-37 529898 4,333 120,3 Таллинн
Һийумаа Hiiu maakond EE-39 9984 1,023 10,0 Кәрдла
Йәрвамаа Järva maakond EE-51 35926 2,623 14,5 Пайде
Ябу

Икътисад

Эстония — индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта сәнәгать 29,9%, авыл хуҗалыгы 3,9%, хезмәт күрсәтү тармагы 66,4% тәшкил иткә.[51] 2012 елгы мәгълүматларына күрә, экспорт буенча төп партнерлар — Швеция (16.8%), Финляндия (15.3%), Россия (12.7%), Латвия (9.2%), Литва (5.7%), Алмания (4.8%).[52] Төп экспорт маддәләре — машина һәм җиһазлар (29%), агач вә агач эшләнмәләре (13%), металлар (10%), азык-төлек (8%), тикстил эшләнмәләре (5%).

Импорт буенча төп партнерлар — Финляндия (15.1%), Алмания (10.7%), Швеция (10.7%), Латвия (10.0%), Литва (9.0%), Польша (6.6%), Кытай (4.4%), Россия (4.1%) (2012).[53]

Икътисадта сәверташ һәм фосфорит казып алу мөһим урын тота.

Транспортның төп төрләре — тимер юл һәм автомобил транспорты. Тимер юллар озынлыгы якынча 1 200 км, автомобил юллары озынлыгы 57 565 км, шул исәптә каты өслекле юллар 12 926 км. Төп диңгез портлары — Таллин, Mууга, Палдиски, Kунда, Пәрну һәм Силламәэ.

Дәүләт корылышы

Эстония — парламент җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1992 елның 3 июльдә көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Дәүләт шурасы тарафыннан яшерен тавыш бирү юл белән 5 ел мөддәткә сайлана. Бер-бер артлы ике мөддәткә генә сайлануы мөмкин. Канун чыгаручы хакимиятне бер пулатлы парламент — Дәүләт шурасы, ягъни (эст. Riigikogu), башкаручы хакимиятне баш вәзир җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Тышкы сәясәт

2004 елның 1 маеннан Эстония Европа берлеге, ә 2011 елның 1 гыйнварыннан Еврозона әгъзасы булып тора. Шулай итеп, Эстония гомумаурупа базарына һәм Шенген фәзасына интеграцияләнгән элекке ССРБ өч җөмһүриятләрдән берсе һәм шулай ук постсовет дәүләтләрдән иң беренче еврога күчкән дәүләт булып тора.

Европа берлегендә әгъзалыгы АБ норматив актларның эчке дәүләт хокукый нормалардан өстенлекне күздә тота (дәүләтнең актлары АБ актларга каршы килгән очракта хокукый акты гомумберлек нормалар гамәлдә кала[54]).

2004 елның 29 марттан Эстония НАТО әгъзасы булып тора. НАТОның Гыйрактагы һәм Әфганстандагы миссияләрдә катнаша.

Шуннан тыш, Эстония Европа шурасы (1993 елдан),[55]. БМО, ИХҮО, ЕИХО һәм БСО оешмаларның тулы хокуклы вәкиле.

Дин

2011 елда православие дине тарафдарлары ил халкының 16,5 % ын, лютераннар 9, 91 % ын, баптистлар 0,41 % ын, католиклар 0, 41 % ын, мөселманнар 0, 14 % ын, буддистлар 0, 14 % ын тәшкил иткән[56].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.