![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/69/Viegas-UserActivityonWikipedia.gif/640px-Viegas-UserActivityonWikipedia.gif&w=640&q=50)
Big data
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәгълүмат технологияләрендә, big data (күләмле мәгълүмат)[1][2] - традицион мәгълүмат эшкәртү кушымталарны яки персональ санакта урнаштырыла торган мәгълүмат базалары белән идарә итү коралларны кулланып эшкәртү авыр булган күләмдәге мәгълүмат җыелмалары. Авырлыклар мәгълүмат берәмлекләрне аеру, эшкәртү, саклау,[3] эзләү, бүлешү, анализлау,[4] һәм визуализация өлкәләрендә пәйда була. Мәглүмат күләмнәренең зураюга таба трендның күзәтелүен зур күләмле мәгълүматны анализлау нәтиҗәсендә туган өстәмә бәйле мәгълүмат "бизнес трендларны һәм алып барылган эзләнүләр сыйфатын ачыклауга, авыруларның һәм җинаятьләрнең таралуына һәм башкача урын алуларына юл бирмәү, хокукый проблемаларны һәм агымдагы вакытта юл хәрәкате хәлләрен билгеләү мөмкинлеген ачу сәбәпле"[5][6] пәйда була.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/69/Viegas-UserActivityonWikipedia.gif/640px-Viegas-UserActivityonWikipedia.gif)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/51/IBM_logo.svg/20px-IBM_logo.svg.png)
2012 елдагы хәле буенча, кабул ителерлек вакыт эчендә эшкәртелә алган мәгълүмат күләмнәре ru:эксабайтлар (1018 байт) дәрәҗәсендә иде.[7][8] Метеорология, геномика,[9] коннектомика, физика кануннарын аңлау өчен кирәкле күләмле симуляцияләре,[10]биологик һәм әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы эзләнүләр кебек күп өлкәләрдә эшләгән галимнәр еш мәгълүмат күләменә бәйлә чикләүләренә төрелә.[11] Бу чикләүләр шулай ук Интернетның барлыкка килүе булдырган Бөтендөнья пәрәвезендә урнашкан мәгълүматны табу өчен кулланылган эзләү системалары, финанс һәм бизнес информатика өлкәсендәге башка кушымаларның эшләвенә дә йогынты ясый. Мәгълүмат күләмнәренең үсүенә сенсорлары булган смартфоннар, камералар һәм башка җиһазлар да үз өлешен кертәләр.[12][13]