![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/40/Banya_Bashi_Mosque_Sofia.jpg/640px-Banya_Bashi_Mosque_Sofia.jpg&w=640&q=50)
Баня Баши мәчете (София)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Баня Баши мәчете (болг. Баня Баши джамия) — Болгариянең башкаласы София шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Аурупаның борынгы мәчетләреннән берсе. 5 гасырга сузылган Госманлы империясе чорында архитектор Синан (1489—1588) тарафыннан төзелгән. София шәһәрендә бердәнбер эшләүче мәчет.