Әхмәд Ясәви

From Wikipedia, the free encyclopedia

Әхмәд Ясәви
Remove ads

Әхмәд Ясәви (Хуҗа Әхмәд, Кол Әхмәд) — гомумтөрки әдәбият вәкиле.

Кыска фактлар Әхмәд Ясәви, Туган ...
Remove ads
Thumb
Почта маркасы ССРБ, 1989 ел

Ул XI гасырның икенче яртысында Яса (Яссый) дигән төбәктә туган. Аның әтисе — шәйх Ибраһим Мәхмүд углы — иртә вафат була. Булачак әдип Арслан-баб дигән кешедә тәрбияләнә. Бохарада бөтен мөселман дөньясының мәшһүр шәхесе, рухание Йосыф Хамаданиның шәкерте була. Остазы үлгәч, аның урынына шәйх, ягъни суфилар башлыгы булып кала. Изгелеге, таланты, кылган эш-гамәлләре белән Әхмәд Ясәви исән вакытта ук үз чорының атаклы кешесенә әверелә. Үлгәч исә аның популярлыгы тагын да арта; күп санлы легенда-риваятьләр туу, әдәби һәм гыйльми әсәрләр язылу — шуның ачык билгесе. Әдипнең кабере изге урынга әйләнә. Аның өстенә Аксак Тимернең зур корылма төзетүе дә мәгълүм. Еш кына «Мәдинәдә — Мөхәммәд, Төркестанда — Хуҗа Әхмәд» дип йөрткәннәр һәм Әхмәд Ясәви каберенә зиярәт кылуны ярым хаҗга бару белән тиңләгәннәр.

Шагыйрь әдәбиятта барыннан да элек үзенең шигырьләр тупламы — «Диване хикмәт» белән мәшһүр. Казан басмала­рында аның күләме 300 биткә якын. Җыентыкта төрле зурлыктагы 135 шигъри әсәр бар. Алар, нигездә, ыстрафа ахырындагы рифмаларның соңгы хәрефләренә карап, әлифба тәртибендә урнаштырылганнар.

Әхмәд Ясәвинең шәкерте — Сөләйман Бакырганый

Remove ads

Моны да карагыз

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.


Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads