татар шигъриятенең X гасырдан 1987 елга кадәрге тарихын чагылдырган тупланма. From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар поэзиясе антологиясе — татар шигъриятенең X гасырдан 1987 елга кадәрге тарихын чагылдырган тупланма.
Татар поэзиясе антологиясе | |
Мөхәррир | |
---|---|
Баш мөхәррир: | |
Жанр: |
шигърият антологиясе[d] |
Оригинал теле: | |
Нәшер итүче: | |
Чыгарылыш: | |
Алдагы: |
Беренче басмасы Мөхәммәт Гайнуллин тарафыннан тезелә һәм 1956 елда Татарстан китап нәшриятында бастырыла[1][2]. 1957 елда антологиянең рус телендәге тәрҗемә варианты да дөнья күрә[1]. Әмма утыз елдан соң, татар әдәбияты фәне нык үскәнкәнгә һәм сәяси вазгыять йомшаруга күрә, яңа тупланманы бастыруга, бер яктан, ихтыяҗ һәм, икенче яктан, мөмкинлек туа. Яңа 1992 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән басма ике кисәктән төзелә һәм күләме буенча беренчесеннән гаять аерылып тора[3].
Башта антология бер китапта гына хәзерләнә, әмма полиграфик мөмкинлекләр ягыннан чикләнү сәбәпле, соңыннан ике китапка бүленә һәм искәрмәләр белән аңлатмалар икенче китапка күчерелә.[3]
Тупланма X гасырдан 1987 елга кадәрге иң таныклы мәгълүм булган татар әдәбиятының ядкарьләрен кертүгә дәгъва итә. Татар әдәбияты дүрт зур бүлеккә төркемләнгән:
№ | бүлекләр | гасырлар / еллар | мөхәррирләр |
---|---|---|---|
1 | Татар халык иҗаты | — | Фәиз Зөлкәрнәев |
2 | Урта гасырлар поэзиясе | X-XVII йөзләр | Фәиз Зөлкәрнәев, Галимҗан Гыйльманов |
3 | Яңа дәвер поэзиясе | XVIII-XX йөз башы | Фәиз Зөлкәрнәев |
4 | Совет чоры поэзиясе | 1917-1987 еллар | Харрас Әюп |
Ядкарьләр тарих битләрендә тоткан әһәмиятлелеге нигезендә сайланалар һәм озын катлаулы татар поэзиясенең тарихы бер генә антология битләренә сыймау нәтиҗәсендә, күп әсәрләр кыскартылып китерелә[3]. Борынгы ядкарьләрнең зур өлеше басма өчен махсус хәзерләнә: гарәп имлясеннән кирилл имлясенә күчерелә, сүзләрнең хәзерге транскипцияләренә якынайтылып бирелә, китапның ахырындагы бүлектә архаизмнарга карата байтак искәрмәләр китерелә[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.