Әфганстан сәясәтчесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Әхмәд Мәсуд, шулай ук Кече Мәсуд (дари احمد مسعود, 1989 ел, Әфганстан, Тәхар вилаяте, Варсай районы, Пию) — таҗик милләтеннән Әфганстан сәясәтчесе, башта СССРның Әфганстанга кертелгән хәрбиләренә, аннан «Талибан» хәрәкәтенә каршы көрәшкән Әхмәд Шаһ Мәсудның улы һәм варисы.
Әхмәд Мәсуд | |
---|---|
Туган телдә исем | дари احمد مسعود |
Туган | 1989 Әфганстан, Тәхар вилаяте, Варсай районы , Пию |
Милләт | таҗик |
Ватандашлыгы | Әфганстан |
Әлма-матер | Сандхёрсттагы король хәрби академиясе[d] һәм Лондон король көллияте[d] |
Һөнәре | сәясәтче |
Эш бирүче | Massoud Foundation[d] |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Талибан һөҗүме 2021[d], Панджшерский конфликт (2021)[d] һәм война в Афганистане (2015-2021)[d] |
1989 елда Әфганстанның төньяк-көнчыгышында, илнең Таҗикстан белән чиктәш Тәхар провинциясендә Варсай районы Пию кышлагында таҗик гаиләсендә туган [1].
Иранда урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел Сандхерст король хәрби академиясендә (Беркшир, Бөекбритания) хәрби курсларда [2], 2012—2015 елларда Лондон король көллиятенең хәрби тикшеренүләр факультетында укыган. 2016 елда Лондон шәһәр университетында халыкара сәясәт магистры дәрәҗәсен алган[3][4][5].
2016 елда Әфганстанга кайта һәм Massoud Foundation генераль директоры итеп билгеләнә[6][7].. 2019 елның мартыннан рәсми рәвештә сәясәт белән шөгыльләнә[8][9][10][11].
Кече Мәсуд Әфганстанда эчке хакимият мөнәсәбәтләренең Швейцария моделе турында әтисе Әхмәд Шаһ Мәсуд биргән идеяне хуплый, хөкүмәтне үзәкләштерүдән читләшү ресурсларны һәм вәкаләтләрне нәтиҗәлерәк бүлүгә китерәчәк, шуның белән илнең чәчәк атуына һәм тотрыклылыкка китерәчәк, дип белдерә[12][13][14].
2021 елда «Талибан» ил буенча хәрби хәрәкәтләр башлагач, кече Мәсуд Әфганстанның төньягында Пәнҗшир каршылыгын — «Талибан»га каршы торучы этник гаскәриләр берлеген төзи[15][16]. Ил башкаласы Кабул талиблар тарафыннан басып алынгач, ул «Талибан» хакимиятен кире кагып, беренче вице-президент Әмруллаһ Салехка кушыла. Ул Әфганстан каршылыгының Милли фронтына (ӘКМФ) нигез сала, фронтның меңләгән сугышчысы бар, дип раслый. Мәсуд АКШ, Франция, Көнбатыш Аурупа һәм гарәп илләренә ӘКМФга ярдәм итүләрен сорап, мөрәҗәгать итә [17]. Ул шулай ук үзенең талиблар белән сөйләшүләр алып бару теләге булуын белдерә[18].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.