Һиндстанда ислам
From Wikipedia, the free encyclopedia
Һиндстанда ислам (ингл. Islam in India) — Һиндстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Һиндстан халкының (1 млрд 380 млн кеше) 14,20 % ы (195 млн кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 12,90 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Һиндстанда тарафдарларының саны буенча һинд диненнән соң (ил халкының 80 % ының дине) икенче урындагы дин. Ислам динен тотучыларның саны арта бара. 2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, илдәге мөселманнар 36 % ка арткан. Абсолют сан буенча Һиндстанда мөселманнар Индонезиядән (229 млн) генә калыша. Һиндстан мөселманнарының зур күпчелеге — сөнни мөселманнар, шигый азчылыгы да бар.