Җәйничелек
From Wikipedia, the free encyclopedia
Җәйничелек яки Джайнизм[3] (санскр. जैनजैन, jaina IAST санскр. जिनजिन, jina IAST, "җиңүче") — Б.Э.К IX—VI гасырларда Һиндстанда барлыкка килгән дин[4][5]; үз тәгълимәте буенча җәйничелек һәр вакыт булган[6][7][8]. Нигез төзеүче, кайсы бер фаразлар буенча борынгы гореф-гадәтне саклаучы[9][10]) булып кшатрий Вардхамана яки Джина Махавира исәпләнә.
Җәйничелек | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Arihant[d] |
Нигезләүче | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Әүвәлгесе | Һинд дине һәм Ведачылык[d] |
Йогынтысын кичергән | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Беренче язма телгә алу | БЭК III гасыр[1] |
Җәйничелек Викиҗыентыкта |
Җәйничелектә дөньядагы тереклек ияләренә зыян итмәскә дип нәсыйхәт әйтелә. Җәйничелек фәлсәфәсе һәм гамәле иң беренче чиратта зур ләззәтлек кичерүгә китерүче үз-үзеңне камилләштерүгә нигезләнә. Нирванага ирешүче, гәүдәне калдырып китүче җан джинна дип атала. Борынгы кулъязмаларда җәйничелек джайн дхарме һәм шраман дхарме белән беррәттән кулланыла. Хәзерге вакытта җәйничелек, Һиндстанда 5-6 миллион кешене берләштергән, иң зур һәм көчле дини җәмгыять булып санала[11][12]. Җәмгыять Төньяк Америка, Көнчыгыш Европа, Ерак Көнчыгыш, Австралия дәүләтләреннән һәм башка тарафлардан килгән иммигрантлар хисабына тулылана[13]. Җәйниче китапханалары Һиндстанда иң борынгы китапханалар[14]. Җәйничелек һәркайсы мәхлүк индивидуаль һәм мәңгелек җан булып тора дип исәпли. Җан сансарадан аерылгач мокшага әверелә. Тик аның өчен дәрвиш булырга кирәк, шуның өчен аскетизмга зур игътибар бирелә[15].