Яңа вакыт
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яңа вакыт (яки яңа тарих) — кешелек тарихында Урта гасырлар һәм Иң яңа вакыт арасында урын алган чор.
«Яңа вакыт» төшенчәсе Европа тарих-фәлсәфә фәнендә Яңарыш дәверендә барлыкка килә. Әлеге төшенчә тарихчылар тарафыннан хуплана, ләкин аның мәгънәсе ниндидер дәрәҗәдә шартлы булып кала — төрле халыклар бу чорга төрле вакытта кергән.
Төрле фикердә булган тарихчылар «Яңа вакыт» чикләрен төрлечә билгели. Россия һисториографиясендә гадәттә аны 1640 елда башланган инглиз инкыйлабы белән бәйлиләр. Шулай ук яңа вакыт башлану вакыйгалары дип Реформация (1517), 1492 елда испаннар тарафыннан Американы ачу, Константинополь җимерелүе (1453), һәм хәтта Бөек Француз инкыйлабы башлану вакыйгаларын атыйлар.
Яңа вакыт тәмамлану вакытын билгеләү тагын да кыенрак. Гадәттә, яңа вакыт Беренче бөтендөнья сугышы белән тәмамлана дип санала (1914—1918).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.