From Wikipedia, the free encyclopedia
һәм Яңавыл районы (баш. Яңауыл районы, рус. Янаульский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Яңавыл шәһәре.
Яңавыл районы | |
баш. Яңауыл районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Яңавыл |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 44 911 (2017)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Тәтешле районы, Борай районы, Кызыл Кама районы, Калтасы районы, Пермь крае һәм Удмуртия |
Мәйдан | 2094 км² |
Почта индексы | 4529ХХ |
Рәсми веб-сайт | yanaul.ru |
Җирле телефон коды | 34760 |
Яңавыл районы Викиҗыентыкта |
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килә. Үзәге итеп Кызыл Октябрь бистәсе тәгаенләнә. 1938 елдан — Яңавыл бистәсе. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.
1946 елда Яңавыл ГЭСы төзелә, авылларга электр кертелә. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы аякка бастырыла. 60-80нче елларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, фермалар төзелә, юлларга асфальт җәелә. Район сәнәгате үсешенә “Краснохолмнефть” идарәсе, урман хуҗалыгы, май-сыр комбинаты, консерва, кирпеч заводлары зур өлеш кертә. 1964 елда район җирендә нефть табыла.
Район 103 торак урынын берләштерә, алар 18 авыл советына һәм 1 шәһәр советына буйсына.
Яңавыл муниципаль районы Башкортстанның төньяк-көнбатышында чыгынкы бер җирендә урнашкан. Ул Пермь крае һәм Удмуртия белән чиктәш.
Яңавыл районы җиреннән Бүә елгасы ага. Аның өстенә Карман ГЭСе урнаштырылган. Районның 23,2% җире урман белән капланган.
Файдалы казылмалардан нефть бар: Игрово, Вояды, Чытырман, Байсар һәм Львов ятмалары. Шулай ук кирпеч сугу өчен чимал (Буй, Яңавыл карьерлары), ком-таш катнашмасы (Әтлегәч).
Халык саны – 48905 кеше (2010). Халыкның күпчелеге Яңавылда яши. Районда татарлар һәм татар телле башкорт, шулай ук арлар (2002 ел сан алуы буенча – 6821 кеше), руслар (5822), чирмешләр (3426) яши.
1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2008[9] | 2009[10] | 2010[11] | 2012[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
66 200 | ↘64 399 | ↘63 551 | ↘53 722 | ↘48 572 | ↘22 861 | ↗27 457 | ↗49 145 | ↘48 134 | ↘47 343 |
2013[13] | 2014[14] | 2015[15] | 2016[16] | 2017[1] | 1 гый 2018[17] | 1 гый 2019[18] | 2021[19] | ||
↘46 909 | ↘46 318 | ↘45 856 | ↘45 354 | ↘44 911 | ↘44 360 | ↘43 870 | ↘43 593 |
Язучылар:
Яңавыл районында сәнәгате дә, авыл хуҗалыгы да алга киткән.
Нефть ятмаларын Башнефтенең бүлеге НГДУ «Краснохолмскнефть» файдалана. 2009 елда 0,9 млн тонна “кара алтын” чыгарылган. Бар 21 күмәк хуҗалык, 3 совхоз, 1 балыкчылык хуҗалыгы. 72 фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларда җылытмаларда яшелчәләр үстерәләр. Шәхси хуҗалыклар 65% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә. 2009 елда 98% бәрәңге, 78% яшелчә, 77% кош һәм терлек ите, 78% сөт савылган, 75% бал.[20]
Яңавыл – Горький тимер юлының әһәмиятле станциясе.
Районда 2006-07 уку елында башкорт теле һәм әдәбиятын — 5792 бала, татар теле һәм әдәбиятын — 824, ар телен — 519, чирмеш теле һәм әдәбиятын 250 бала өйрәнә.[21]
Район газетасы «Октябрь юлы» (хәзер “Яңавыл таңнары”) 1931 елдан чыга. 1939 елда русча чыга торган «Путь Октября» (хәзер “Янаульские зори”) барлыкка килә. 1955 елдан “Яңавыл таңнары” дубляжга калдырылган.
Айга 1 тапкыр башк. “Йыйын” кушымта - гәҗите (300 данә) чыга[22].
1993 елда барлыкка килгән Яңавыл телевидениесе рус һәм башкорт телләрендә эфирга чыга.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.