![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/bd/Breast_cancer_cell_%25282%2529.jpg/640px-Breast_cancer_cell_%25282%2529.jpg&w=640&q=50)
Яман шеш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яман шеш – ул организмның яшәве өчен куркыныч шеш, патологик «яхшы шеш»тән аермалы буларак. Яман шеш яман күзәнәкләрдән гыйбарәт. Рак (карцинома) – эпителий (тирене) җәрәһәтләгән яман шешнең бер төре.
Яман шеш | |
бор. грек. καρκῐ́νος[1] | |
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | краб[d] һәм кысласыманнар[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | Онкология һәм яман шеш биологиясе[d] |
Саклык белгечлеге | Онкология |
Дәвалануда кулланыла торган дару | преднизолон[d][2], дексаметазон[d][2], холекальциферол[d][2], преднизолон[d][2], метилпреднизолон[d][2], альфа-линолен әчелеге[d][2] һәм антинеопластик препарат[d] |
Риск факторы | тарту[d][3] |
Обрабатывается, смягчается или управляется | яман шеш профилактикасы[d][4], яман шешнең иртәнге диагностикасы[d][5] һәм яман шешне дәвалау[d][6] |
ICD-9-CM | 199[7] |
ICPC 2 идентификаторы | A79 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C9305[7] |
Моның каршысы | яхшы шеш[d] |
Яман шеш шунысы белән куркыныч: ул башка органнарга күчеп, аларда да метастаза барлыкка килә. Ул кан тамырлары, лимфа төерләре аша бөтен организмга тарала һәм аны берничек тә, химик препаратлар белән дә дәвалап бетереп булмый.
Халыкара яман шеш авырулары союзы тарафыннан 2005 елдан алып 4 февральдә төрле чаралар оештыру каралган. Алар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтү һәм халыкка авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч, киң таралыш алуы турында искә төшерү максатларын күз уңында тоталар.
Статистика буенча 2005 елда Россиядә яман шеш белән авыручы 2,3 млн. кеше теркәлә, ә бу исә 1995 ел белән чагыштырганда 1,75 млн. кешегә күбрәк дигән сүз. Һәр ел саен якынча 400-500 мең кешедә әлеге авыру ачыклана булып чыга.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала үлем-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш авыруы икенче урында тора. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын кешенең яман шештән үлүе турында бәян итә.