From Wikipedia, the free encyclopedia
Шаманлык (рус. Шаманизм) — (эвенкча шаман, саман — белүче кеше) — диннең элек формаларының берсе. Камлау вакытында шаманның рухлар белән аралашуы тибындагы күзаллауга нигезләнә. Шаманлык магия, анимизм, фетишизм һәм тотемизм белән бәйле. Аның элементлары төрле дини системаларда булырга мөмкин. Шаманлык Себер, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш һәм Урта Азия һәм Африка, Төньяк Америка индеецлары, Австралия Һәм Океания, шулай ук Көньяк Америка индеецлары халыкларында үсеш алган. Ул теге яки бу формада күпчелек Җир халыкларында, аеруча палеолит һәм неолит чорында булган. Бу җәһәттән шаманлык дистәләгән меңләгән еллар буе исәпләнгән борынгы дин дип санала. Ләкин мондый аңлау шартлы, чөнки хәзерге диннәр бердәм мифологик нигезне күз алдында тота. Шаманлыкта хәтта мифологик нигездә дә Евразия африка һәм америка шаманизмнары, гомумән, үзенең миф системаларына таяна. «Шаман» төшөнчәсе бик күп телләрдә кулланыла. Аның килеп чыгышының төп юрамасы — тунгус-маньчжур — «са» тамырынан (са-ми/һа-ми/ша-ми) — «белү» + - ман (суф. берәр нәрсәгә һәвәслек күрсәтергә тырышу). [1][2][3] Шулай ук һинд арий телләре һәм санскр. श्रमण «шраман» һәм пали शमण «саман» — тыңлаучы[4] килеп чыгуы ихтимал. Моннан тыш, һәр халыкның шаманнар өчен үз исемнәре бар, алар хәтта бер халыкның шаман функцияләренә һәм шаман төркемләнүенә карап аерыла ала.
Шаманлык түбәндәге үзенчәлекләргә ия, алар төбәктән төбәккә сизелерлек үзгәрергә мөмкин:
Шаманшуның өчен экстатик сәяхәт кыла:
Экстатик сәяхәткә әзерләнгәндә шаман ритуаль костюм кия һәм шөлдерле барабан кага (яки махсус коралда уйный). Экстаз вакытында ул кыргый хайванга әйләнә һәм башка шаманнарга ташлана. Шаманның башка дөньяларга сәяхәт итү сәләте һәм гадәттән тыш җан ияләрен (аллалар, шәйтаннар, мәрхүмнәр рухы һ. б.) үлемне танып белүнең хәлиткеч факторы булып тора. Себер шаманлыгында өч дөньяны: өске (күк), урта (җир) һәм аскы (җир асты) дөньяны күз алдына китерү таралган төшенчә булып тора. Шаман — Дөнья агасы ярдәмендә чирлене савыктыру, күрәзәлек итү, яңгыр чакыру кебек практик максатларга ирешү өчен дөньялар арасында йөри алган кеше.
Шаманлык — ул дини практика системасы. Тарихи яктан ул билгеле бер төбәкләрнең кабиләләре яки халкы белән ассоциацияләнә һәм шаманнарның теге дөнья белән бәйләнешкә керүенә ышанудан гыйбарәт, шул сәбәпле авыруларны савыктыра, рухлар белән аралаша һәм мәрхүмнәрне теге дөньяга озатып йөри ала. Бу идеология Европада, Азия, Тибет, Төньяк һәм Көньяк Америка һәм Африкада да киң кулланыла. Ул илаһлар, җеннәр һәм ата-бабалар рухлары дөньясы кебек гадәттән тыш күренешләргә ышанугаюнәлтелгән булган.
Археология мәглүматы буенча, шаман йолалары Себердә неолит һәм бронза гасырында кулланылган . Мәсәлән, Үрге Амур буеның, Көнчыгыш Байкал аръягының, Якутиянең төрле төбәкләренең сакланып калган язулары борынгы шаман йолаларын хәзерге эвенкларның соңгы неолит ата-бабаларының иллюстрациясе булып тора[5]. Теге яки бу нигез салучы төзегән күпчелек дини тәглиматлардан аермалы рәвештә, шаманлык табигый, тарихи юл белән барлыкка килгән. Дөньяның кешеләр аңында чагылуының билгеле бер этабында мифик Галәмнең образы шул кадәр әһәмиятле һәм эшләнелгән була, аны аерым сәләтләре булган һәм махсус әзерлек үткән шәхесләр генә ачыклый ала.
«Патшалыкларның телләре» (Го юй 國語 《 楚語下 》) кытай мәдәниятендә шаманлыкның тулы классик тасвирламасын китерә. Ир-ат җенес 覡 һәм хатын-кыз 巫 җенес шаманнары була, алар ритуалларны аңлый, рухлар белән үзара эш итү өчен җаваплы.
Кореядә (мудан) һәм Япониядә (итако) шаманнар булып күпчелек очракта хатын-кызлар тора. Кореядә сирәк ир-ат-шамандар йолалар үткәрү һәм камлау өчен хатын-кыз киемен кия. Япониядә шаманлык әкренләп синтоизмга әверелә — 1947 елга кадәр японнарның этник дине.
Төрле төбәкләрдә, төрле халыкларда шаман тәҗрибәсен туплау һәм аңлау барышында дини карашларның примитив һәм аморф системалары (шулай ук алар белән бәйле дини системалар институтлары) катлаулырак һәм тотрыклырак итеп үскән. Мондай эволюция нәтиҗәсенең мисалы булып Даосизм — табигать, күңел, изге һәм явыз рухлар дөньясы турындагы күзаллауларны туплаган дөньяга караш тора.
XX гасыр шаман техникалары традицион контексттан тыш — Нью-эйдж мәктәптәрендә һәм диннәрендә, психотерапияләрнең төрле системаларында беренче кулланыла башлый.
Америка антропологы һәм язучы Карлос Кастанеданың шаманлыгы турында китаплар зур таралу таба. 2011 елда немец рәссамы Кристиан Тоннис Франкфурттагы Майн каласында «Олы Алтайның шаманлыгы» күргәзмәсе оештырыла[6]. Киң лингвистик, фольклор һәм этнографик материалда Рәсәй лингвисты Хисаметдинова Фирдәвес Гыйлметдин кызы дәвалау тылсымы йолаларын һәм башкорт шаманнарының авырулар турындагы төшенчәләрне җентекле тасвирлый[7]. 2011 елда Иркутск өлкәсендә Доржи Банзаров исемендәге Бурят дәүләт университеты филиалы базасында шаманлыкны өйрәнү максатында борынгы бурят динен өйрәнү Үзәге ачыла[8]. 2004 елда француз кинорежиссеры Жан Кунен «Башка дөньялар» (фр. D’autres mondes) Перуда яшәгән индеец халкы — Шипибо шаман йолалары турында фильмын чыгара[9].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.