From Wikipedia, the free encyclopedia
Чаллы-ТВ («Татмедиа» АҖ филиалы, «"Чаллы-ТВ„ телерадиокомпаниясе») — Кама аръягындагы иң эре телерадиокомпанияләрнең берсе, 1992 елның 15 апрелендә оештырылган, потенциаль тамашачылар һәм радиотыңлаучылар саны 1,5 млн кешегә кадәр җитә. «Чаллы-ТВ» татар һәм рус телле бердәнбер шәһәр телеканалы булып тора.
Чаллы-ТВ | |
Ил | |
---|---|
Тапшыру җирләре | |
Тапшыру теле | |
Тапшыру башлау вакыты | |
Хуҗа |
«Татмедиа» ААҖ |
Сайт |
«Чаллы-ТВ» Яр Чаллыда иң озак вакытлы тарихы булган телерадиокомпания булып тора. Шәһәрдә барлыкка килгән беренче телеканал булып тора.
1992 елның 15 апрелендә шәһәр Депутатлар советы Яр Чаллыда телерадиотапшырулар редакциясен төзү турында карар кабул итә.
1992 елның язында чыбыклы радио тапшыра башлый.
1992 елның декабрендә телеканалның беренче эфиры — шәһәр яңалыклары турында ярты сәгатьлек чыгарылыш була.
1997 елның августында «Күңел» радиосы — музыкаль татар радиостанциясе эшли башлый.
2008 елда «Чаллы-ТВ» «Татмедиа» ААҖ структурасына керә.
2009 елның 26 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә «Маяк» радиосының чакырулы сигналы ишетелә.
2010 елның декабрендә җирле тапшыруны «Звезда — Кама-ТВ» телеканалы башлый.
2011 елда телеканалны үзгәртүләр була, программалар, материал бирү, стиль яңартыла.
2013 елда «Звезда — КАМА-ТВ»дан «Пятница! Чаллы» телеканалына күчәләр.
2017 елда «Татарстан-24» телеканалы «Чаллы-ТВ»ның яңа партнёры була.
«Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе үз эченә ала:
«Чаллы-ТВ» Яр Чаллыда гына түгел, ә якын-тирә торак пунктларда: Тукай районнында, Түбән Кама районының өлешләрендә, Менделеевск, Алабуга шәһәрләрендә дә хәбәр итә.
1992―1995, 2001―2010 елларда Хабрахман Галимулла улы Шәфигуллин директор һәм баш мөхәррир булып торган. 2010 ел азагыннан — Габделхак Мостафа улы Батюшов. 2013 елның 1 апрелендә директор вазыйфасын Алсу Дәлиф кызы Вәлиева ала. 2015 елның 30 ноябрендә телерадиокомпаниянең генераль директоры итеп Зөфәр Вахит улы Дәүләтшин билгеләнә[1]. 2016 елның 15 декабрендә җитәкче итеп Зөлфия Нәби кызы Солтанова билгеләнә[2]. 2020 елның 1 августыннан «Татмедиа» ААҖ филиалы ― «Чаллы-ТВ» телерадиокопманиясе җитәкчесе ― Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин. [3] [4]
Көн саен эфирга «Яңалыклар» һәм «Новости» мәгълүмати программалары, «Һава торышы» программасы чыга. Моннан тыш, татар һәм рус телләрендә телевизион программалар эшләнә.
2021 елның 31 маенда «Чаллы-ТВ» телеканалы яңартылган форматта эшли башлый, ребрендинг үткәрә: стилен, логотибын һәм шигарен үзгәртә ― «Комплексларсыз шәһәр». Кишер-сары (оранжевый) төсне шәмәхә, яшел һәм зәңгәр төсләр алыштырган. Баш мөхәррир Ренат Гыйззәтуллин билгеләп үткәнчә, яңартылган бренд оперативлыкны, халыкчанлыкны һәм уңайлылыкны символлаштыра.[5]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.