![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/86/Tsagaan_sar.jpg/640px-Tsagaan_sar.jpg&w=640&q=50)
Цаган Сар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Цаган Сар яки Сагаалган (монг. Цагаан сар; бүр. Сагаан һара, Сагаалган; калм. Цаһан сар — «ак ай») — монгол халыкларының тантаналы бәйрәме, ай-кояш календаре буенча яз башы һәм Яңа ел. Будданың Яңа елын — Ак ай бәйрәмен — Сагаалган — ай календаре буенча беренче язгы айның кайчан җитүен билгелиләр. Гадәттә, ул гыйнвар соңыннан март урталарына кадәр дәвам итә. Салганның беренче көне бүрәтләр күп яшәгән Россия Федерациясе төбәкләрендә ял көне дип игълан ителә: Бурят Республикасында, Байкал аръягы краенда, шулай ук Иркутск өлкәсенең Усть-Ордон Бурят округында. Киләсе айда халык фестивальләре, музыка һәм гастрономик фестивалләр үтә.[1]
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/9/92/Cagancar.jpg/640px-Cagancar.jpg)