From Wikipedia, the free encyclopedia
Хәким Хәсәнов[1], Хәким [2] (Хәтиви[3], Хәтиф [4], Хатыйп[5]) Хөсәен улы Хәсәнов (1916 ел, Вятка губернасы, Уржум өязе, Алмәмәт — 1943 елның 12 сентябре, Украина ССР, Сумы өлкәсе, Нехаевка) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 1943 елда әсирлектә һәлак булган яугир, өлкән сержант, пулеметчы. Советлар Берлеге Каһарманы (1943 елның 17 октябре , вафатыннан соң).
Хәким Хәсәнов | |
---|---|
Туу датасы | 1916 ел |
Туу урыны | Вятка губернасы, Уржум өязе |
Үлем датасы | 12 сентябрь 1943 |
Үлем урыны | ССРБ Украина ССР, Сумы өлкәсе |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | Калып:ССРБ, өлкән сержант |
Җитәкчелек иткән | пулемёт расчёты |
Бүләкләр һәм премияләр |
1916 елда Вятка губернасы Уржум өязе Морке вулысы (хәзерге Мари Илнең Морке районы) Алмәмәт (Тат. Күшнә[6]) авылында туган. Балачагы Мари АӨ Мари-Төрек кантоны (1932 елдан Бәрәңге районы) Бәрәңге авылында (1974 елдан бистә) узган. Тулы булмаган урта белемле. Гаиләсе белән Йошкар-Ола тимер юлының 89нчы километрына күченә. Йошкар-Ола тимер юл станциясендә юл караучы эшче, бригадир булып эшләгән. 1937-1939 елларда Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үткән. Армиядән соң Владивостокта яши. 1942 елның мартында яңадан Кызыл гаскәргә чакыртып алына, Ерак Көнчыгышның хәрби укуханәләрен тәмамлаучылардан төзелгән 248нче аерым курсантлар бригадасы 3нче укчы батальонында пулемет расчеты командиры (Үзәк фронтның 60нчы армиясе). 1942 елның августыннан фронтта. Брянск, Воронеж, Үзәк фронтларда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
1943 елның 26 августы — 30 сентябрендә Чернигов-Припять юнәлешендә барган каты сугышларда батырлык үрнәге күрсәтә. 29 августта Курск өлкәсе Прихотьково авылы өчен барган сугышта рота белән җитәкчелек итүне үз өстенә алып, сугышчыларны һөҗүмгә күтәргән. 12 сентябрьдә Сумы өлкәсе Конотоп районы Нехаевка авылы өчен сугышканда аңын югалта, дошман кулына эләгә, җәзалап үтерелә (фашистлар башын кисәләр, гәүдәсенә бензин сибеп, ут төртәләр). Нехаевка авылында җирләнгән, 1956 елда җәсәде Сумы өлкәсе Конотоп районы Корабутово авылына күчерелгән.
1943 елның 17 октябрендә ССРБ Югары шурасы президиумы фәрманы белән Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән (вафатыннан соң).
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Морке бистәсендә Җиңү паркында бюсты. | |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.