Хорезм Халык Совет Җөмһүрияте, Харәзем Халык Совет Республикасы (ХХСР) — Урта Азиядәге 1920—1924 елларда бәйсез дәүләт булып яшәп алган җөмһүрият.
Башкаласы — Хивә.
Тарих
Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте 1920 елда халык инкыйлабы һәм Хивә ханы хакимиятен бетерү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1920 елның 27 апрелендә 1нче Бөтенхарәзем Корылтае Харәзем Халык Социалистик Җөмһүриятен игълан итә.
ХХСР бәйсез дәүләт булып тора, РСФСР, Төркистан АССР, соңрак ССРБ составына керми. Совет җөмһүриятләре белән дуслык һәм хезмәттәшлек турында халыкара килешүләр аша бәйләнештә тора.
1921 елда 2нче Бөтенхарәзем Корылтае илнең исемен Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте итеп үзгәртә.
ХХСР составына Казакъ-Каракалпак өлкәсе, Ташауз өлкәсе, Яңа Үргән өлкәсе һәм Хивә районы керә. Соңрак әлеге өлкәләр вилаять дип атала башлый. ХХСР ҮБК карары белән әлеге өлкәләрдә иң югары хакимият органы булган өлкә инкыйлаб комитетлары төзелә. Өлкә инкыйлаб комитетларына хакимиятнең өяз органнары булган шуролар буйсына. Үз чиратында шуроларга аксакаллыклар буйсына. Аксакаллыклар 5-6 мәчет-мәхәлләне берләштерә. РСФСРда аксакаллыкка волость шурасы тәңгәл килә.
4нче Бөтенхарәзем Корылтае илнең исемен Харәзем Социалистик Совет Республикасы итеп үзгәртә, 1923 елның 23 октябрендә яңа Конституция кабул итә, илнең 3 мохтари өлкәдән: Үзбәк АӨ, Төрекмән АӨ, Кыргыз-Караклпак АӨ торуын раслый
1924 елның ноябрендә Урта Азияне милли яктан бүлгәләү карары буенча ХХСР юкка чыгарыла. Территориясенең зуррак өлеше Үзбәк ССР составына, калган өлешләре яңа оешкан Каракалпак автономияле өлкәсенә керә[1].
Бетерү
- Төп мәкалә: Урта Азиядә милли-территориаль бүленеш
1924 елның октябрь аенда Урта Азиядә һәр милли төркемгә үз автономиясен бүлеп бирү тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә, Төркистан Автономияле Социалистик Совет Җөмһүрияте, Хорезм Халык Совет Җөмһүрияте һәм Бохара Халык Совет Җөмһүрияте булдырылган:
- Үзбәкстан Совет Социалистик Җөмһүрияте (хәзер — Үзбәкстан Республикасы)
- Үзбәк ССР составында Таҗик Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте (хәзер — Таҗикстан)
- Төрекмәнстан Совет Социалистик Җөмһүрияте (хәзер — Төрекмәнстан)
- РСФСР составында Кара-Кыргыз АӨ, хәзер — Кыргызстан)
- РСФСР составында Каракалпак автономияле өлкәсе (хәзер — Үзбәкстан составында Каракалпакстан)
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.