СИ (SI, фр. Le Système International d'Unités), (Халыкара Система) — Халыкара берәмлекләр системасы, метрик системаның хәзерге варианты. СИ көнкүрештә дә, фән һәм техника өлкәсендә дә дөньяда иң киң кулланыла торган система булып тора. Моңа да карамастан, электродинамика буенча күпчелек фәнни эшләрдә СИ кимчелекләре аркасында Гаусс берәмлекләр системасы кулланыла. Хосусый очракта, СИда көчәнеш (В/м) һәм күчеш (Кл/м² (L−2TI)) төрле үлчәмнәргә ия; физик мәгънәсе булмаган вакуумның диэлектрик үткәрүчәнлеге барлыкка килә. Хәзерге вакытта СИ күпчелек дөнья илләрендә төп берәмлекләр системасы буларак кабул ителгән һәм хәтта көнкүрештә традицион берәмлекләр кулланыла торган илләрдә дә техника өлкәсендә гел диярлек кулланыла. Мондый күп булмаган илләрдә (мәсәлән, АКШында) традицион үлчәү берәмлекләрнең билгеләмәләре үзгәртелгән булган.

Кыска фактлар Кыскача исем, Нәрсә нигезендә эшләнгән ...
Халыкара берәмлекләр системасы
Thumb
Кыскача исем SI һәм СИ
Нәрсә нигезендә эшләнгән система единиц МКС[d]
 Халыкара берәмлекләр системасы Викиҗыентыкта
Ябу
Thumb
Җиде Си база үлчәү берәмлеләре

Гомуми мәгълүмат

Thumb
СИ системасын төп яки бердәнбер берәмлекләр системасы буларак кабул итмәгән илләр: Либерия, Мьянма, АКШ.

СИ XI Үлчәүләр буенча генераль конференциядә кабул ителгән, кайбер соңрак конференцияләрдә үзгәрешләр кертелгән. СИ җиде төп үлчәү берәмлеген һәм физик зурлыкларның чыгарылма берәмлекләрен (алга таба — берәмлекләр), шулай ук алкушымчаларны билгели. Чыгарылма берәмлекләрне язу кагыйдәләре һәм берәмлекләрнең стандарт кыскартып язмалары билгеләнгән. Төп берәмлекләр: килограмм, метр, секунд, ампер, кельвин, моль һәм кандела. СИ кысаларында бу берәмлекләрнең бәйсез үлчәмлеккә ия булулары фараз ителә, ягъни бу берәмлекләрнең берсе дә башкалардан чыгарыла алмый. Чыгарылма берәмлекләр төп берәмлекләрдән тапкырлау һәм бүлү кебек алгебраик гамәлләр ярдәмендә чыгарыла. Чыгарылма берәмлекләрнең кайберләренә СИда махсус атамалар бирелгән, мәсәлән радианга. Алкушымчаларны берәмлек атамалары алдыннан кулланырга мөмкин; алар берәмлекне билгеле бөтен санга, 10 санының дәрәҗәсенә тапкырларга яки бүләргә кирәк икәнен аңлата. Мәсәлән, «кило» алкушымчасы 1000 гә тапкырлауны аңлата (километр = 1000 метр). СИ алкушымчаларын шулай ук унарлы алкушымчалар дип атыйлар.

Тарихы

Thumb
1889 елдан алып 1960 елга кадәр кулланылган Халыкара метр эталоны

СИ Франция галимнәре төзегән һәм Бөек Франция инкыйлабыннан соң киң кулланылышка кергән метрик үлчәүләр системасының үсеше булып тора. Метрик системаны керткәнче берәмлекләр бер-берсеннән аерым рәвештә сайланылган. Шуңа күрә бер берәмлектән икенчегә исәпләп күчерү катлаулы булган. Моңа өстәп төрле урыннарда кайвакыт атамалары төрле булган төрле берәмлекләр кулланылган. Метрик система җайлы һәм бердәм үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләр системасы булырга тиеш булган.

1799 елда Франциядә ике эталон ясалган — озынлык берәмлеге өчен (метр) һәм масса берәмлеге өчен (килограмм)

1874 елда СГС системасы тәкъдим ителгән, ул өч берәмлеккә — сантиметр, грамм һәм секундка — шулай ук микро- дан алып мега- га кадәр унарлы алкушымчаларга нигезләнгән булган.

1875 елда метрик конвенциягә имза куелган. Халыкара метр һәм килограмм эшләп чыгару өстендә эшләр башланган.

1889 елда 1-нче Үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләре буенча генераль конференция СГСка охшаш, әмма метр, килограмм һәм секундка нигезләнгән үлчәүләр системасын кабул иткән, чөнки бу берәмлекләрнең гамәли кулланылыш өчен җайлырак булулары танылган.

Соңрак электр һәм оптика өлкәсендә физик зурлыклар өчен база берәмлекләре кертелгән.

1960 елда XI Үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләре буенча генераль конференция «Халыкара берәмлекләр системасы (СИ)» атамасын алган стандартны кабул иткән. 1971 елда XIV Үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләр буенча генераль конференция СИга үзгәрешләр керткән, атап әйткәндә, матдә микъдары берәмлеге (моль) өстәлгән.

СИ берәмлекләре

СИ берәмлекләре атамалары юл хәрефе белән язылалар, СИ берәмлекләре билгеләреннән соң, гади кыскартылган сүзләрдән аермалы буларак нокта куелмый.

Төп берәмлекләр

Подробнее Зурлык, Үлчәү берәмлеге ...
Зурлык Үлчәү берәмлеге Билгеләмәсе
татарча атамасы халыкара атамасы татарча атамасы халыкара атамасы
Озынлыкметрmetre (meter)мm
Массакилограммkilogramкгkg
Вакытсекундsecondсs
Ток зурлыгыамперampereАA
Термодинамик температуракельвинkelvinКK
Яктылык көчеканделаcandelaкдcd
Матдә микъдарымольmoleмольmol
Ябу

Чыгарылма берәмлекләр

Чыгарылма берәмлекләр төп берәмлекләр аша математик операцияләр: тапкырлау һәм бүлү ярдәмендә чыгарылырга мөмкин. Кайбер чыгарылма берәмлекләргә, җайлылык өчен үз атамалар бирелгән, мондый берәмлекләрне математик гыйбарәләрдә башка чыгарылма берәмлекләр ясау өчен кулланырга мөмкин. Чыгарылма берәмлек өчен математик гыйбарәне бу берәмлекне билгели торган физик законнан яки үлчәнгән физик зурлык билгеләмәсеннән чыгарып була. Мәсәлән, тизлек – ул җисем вакыт берәмлеге эчендә уза торган ара; ягъни, тизлек үлчәү берәмлеге - м/с (секундка метр) Еш кына бер үк берәмлек төрле җыелма төп һәм чыгарылма берәмлекләр ярдәмендә төрлечә язылырга мөмкин (мәсәлән, Үз атамалары булган чыгарылма берәмлекләр таблицасында соңгы колонканы карагыз). Әмма гамәлдә зурлыкның физик мәгънәсен иң әйбәт чагылдыра торган (яки гомуми шартлы кабул ителгән) гыйбарәләр кулланыла . Мәсәлән, көч моментының зурлыгын язу өчен Н•м ны кулланырга кирәк, ә м•Н яки Дж ны кулланырга кирәк түгел.

Подробнее Зурлык, Үлчәү берәмлекләре ...
Үз атамалары булган чыгарылма берәмлекләр
Зурлык Үлчәү берәмлекләре Билгеләмәсе Гыйбарә
татарча атамасы халыкара атамасы татарча атамасы халыкара атамасы
Яссы почмак радианradianрадrad м•м−1 = 1
Җисем почмагы стерадианsteradianсрsr м2•м−2 = 1
Цельсий1 шкаласы буенча температура Цельсий градусыdegree Celsius°C°C K
Ешлык герцhertzГцHz с−1
Көч ньютонnewtonНN кг•м•c−2
Энергия джоульjouleДжJ Н•м = кг•м2•c−2
Егәрлек ваттwattВтW Дж/с = кг•м2•c−3
Басым паскальpascalПаPa Н/м2 = кг•м−1•с−2
Яктылык агымы люменlumenлмlm кд•ср
Яктыртылганлык люксluxлкlx лм/м² = кд•ср/м²
Электр корылмасы кулонcoulombКлC А•с
Потенциаллар аермасы вольтvoltВV Дж/Кл = кг•м2•с−3•А−1
Каршылык омohmОмΩ В/А = кг•м2•с−3•А−2
Электр сыйдырышлыгы фарадfaradФF Кл/В = с4•А2•кг−1•м−2
Магнит агымы веберweberВбWb кг•м2•с−2•А−1
Магнит индукциясе теслаteslaТлT Вб/м2 = кг•с−2•А−1
Индуктивлык генриhenryГнH кг•м2•с−2•А−2
Электр үткәрүчәнлеге сименсsiemensСмS Ом−1 = с3•А2•кг−1•м−2
(Радиоактив чыганакның) активлыгы беккерельbecquerelБкBq с−1
Ионлаштыручы нурланышның cеңгән дозасы грэйgrayГрGy Дж/кг = м²/c²
Ионлаштыручы нурланышның эффектив дозасы зивертsievertЗвSv Дж/кг = м²/c²
Катализатор активлыгы каталkatalкатkat моль/с
Ябу

• Кельвин һәм Цельсий шкалалары үзара түбәндәгечә бәйле: °C = K − 273,15

Яңа СИ билгеләмәсе

2011 елның 17-21 октябренда XXIV Үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләр буенча конференциядә һәммә кеше бер рәвешле тавыш биреп резолюция кабул ителде, анда, хосусый очракта, Халыкара берәмлекләр системасының киләсе ревизиясендә үлчәү берәмлекләрен бу берәмлекләр аша тасвирланган кайбер физик константалар төгәл билгеле саннар булырлык итеп алдан билгеләргә тәкъдим ителгән. Бу билгеләмәләрнең кайберләре алдан кертелгән иде инде. Соңгы рәвешендә СИ берәмлекләр системасында:

  • Цезий-133 атомының төп халәтенең үтә нечкә бүлүенең ике дәрәҗә арасындагы күчешкә туры килә торган ешлык төгәл 9192631770 Гц ка тигез;
  • вакуумда яктылык тизлеге с төгәл 299792458 м/с ка тигез;
  • Планк константасы h төгәл 6,626 06X*10−34 Дж•с ка тигез;
  • элементар электр корылмасы e төгәл 1,602 17X*10−19 Кл га тигез;
  • Больцман константасы k төгәл 1,380 6X*10−23 Дж/К га тигез;
  • Авогадро саны NA төгәл 6,02214X*1023 моль−1 гә тигез;
  • 540*1012 Гц ешлыгындагы монохроматик нурланышның яктылык бирелеше kcd төгәл 683 лм/Вт ка тигез;

Монда Х CODATAның төгәлрәк киңәшләре нигезендә билгеләнәчәк бер яки күбрәк әһәмияткә ия цифрларны аңлата. Шул төгәл билгеләнгән җиде константалар җыелмасыннан җиде төгәл коррекцияләнгән СИ үлчәү берәмлекләре чыгарылачак.

СИ га кермәүче берәмлекләр

СИга кермәүче кайбер берәмлекләр, Үлчәмнәр һәм авырлыклар үлчәүләр буенча генераль конференция карары буенча «СИ белән бер рәттән кулланылышка рөхсәт ителә».

Подробнее Үлчәү берәмлеге, Халыкара атамасы ...
Үлчәү берәмлеге Халыкара атамасы Билгеләнүе СИ берәмлекләрендә зурлык
татарча халыкара
минутminuteминmin 60 с
сәгатьhourсәгh 60 мин = 3600 с
тәүлекdayтәүd 24 сәг = 86400 с
градусdegree°° (π/180)рад
почмакча минутminute (1/60)° = (π/10800)
почмакча секундsecond (1/60)′ = (π/648000)
литрlitre (liter)лl, L 1/1000 м³
тоннаtonneтt 1000 кг
неперneperНпNp үлчәмсез
белbelБB үлчәмсез
электронвольтelectronvoltэВeV ≈1,60217733*10−19 Дж
атом масса берәмлегеunified atomic mass unit а.м.б. (а.е.м.)u ≈1,6605402*10−27 кг
астрономик берәмлекastronomical unit а.б. (а.е.)ua ≈1,49597870691*1011 м
диңгез милясыnautical mileмиля 1852 м (төгәл)
төенknotтөен сәгатькә 1 диңгез милясы = (1852/3600) м/с
арareаa 10² м²
гектарhectareга ha 104 м²
барbarбарbar 105 Па
ангстремångströmÅÅ 10−10 м
барнbarnбb 10−28 м²
Ябу

Моннан тыш ГОСТ 8.417-2002 түбәндәге берәмлекләрне кулланырга рөхсәт итә: град, яктылык елы, парсек, диоптрия, киловатт-сәг, вольт-ампер, вар, ампер-сәг, карат, текс, гал, секундка әйләнеш, минутка әйләнеш.Чагыштырмача һәм логарифмик зурлыкларның берәмлекләрен кулланырга рөхсәт ителә, мәсәлән, процент, промилле, миллионнан бер өлеш, фон, октава, декада. Киң кулланылышы булган вакыт берәмлекләрен кулланырга рөхсәт ителә, мәсәлән, атна, ай, ел, гасыр, меңьеллык. Башка берәмлекләрне куллану рөхсәт ителми. Шулай да, төрле өлкәләрдә башка берәмлекләр дә кулланыла.

  • СГС системасы берәмлекләре: эрг, гаусс, эрстед һ.б.
  • СИ ны кабул иткәнче киң таралган системадан тыш берәмлекләр: кюри, калория, ферми, микрон һ.б.

Кайбер илләр СИ системасын кабул итмәгән, яки аны өлешчә генә кабул иткән һәм инглиз үлчәүләр системасын яки охшаш берәмлекләрне куллануны дәвам итә.

Мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр

Унарлы мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр берәмлек билгеләнүенә өстәлә торган стандарт тапкырлагычлар һәм СИ алкушымчалары ярдәмендә ясала:

Подробнее Мәртәбәле:, Алкушымча (татарча/халыкара): ...
Мәртәбәле: Алкушымча
(татарча/халыкара):
Өлешле: Алкушымча
(татарча/халыкара):
101 (дека) да / da 10−1 (деци) д / d
102 (гекто) г / h 10−2 (санти) c / c
103 кило к / k 10−3 милли м / m
106 мега М / М 10−6 микро мк / μ
109 гига Г / G 10−9 нано н / n
1012 тера Т / Т 10−12 пико п / p
1015 пета П / P 10−15 фемто ф / f
1018 экса Э / E 10−18 атто a / a
1021 зетта З / Z 10−21 зепто з / z
1024 йотта И / Y 10−24 йокто ит / y
Ябу

Берәмлек билгеләнүләрен язу кагыйдәләре

  • Берәмлек билгеләнүләрен туры шрифт белән басалар, кыскартылма билгелесе буларак ноктаны билгеләнүдән соң куймыйлар.
  • Билгеләнүләрне зурлыкларның санлы тасвирламасыннан соң буш ара калдырып урнаштыралар, икенче юлга күчерү рөхсәт ителми. Мисаллар: 10 м/с, 15°.
  • Әгәр дә санлы тасвирлама иелешле сызыклы вакланма булса, аны җәяләр эчендә язалар, мәсәлән: (1/60)с−1.
  • Берәмлекләрне чикле тайпылышлар белән билгеләгәндә аларны җәяләргә куялар, яки берәмлекнең билгеләмәсен зурлыкның санлы тасвирламасыннан соң һәм чикле тайпылышыннан соң куялар: (100,0±0,1)кг, 50г ± 1г.
  • Тапкырламага керүче берәмлек билгеләнүләрен урта сызыкта нокталар белән бүләләр (Н•м, Па•с), моның өчен «×» символын кулланырга рөхсәт ителми. Машина язылган текстларда буталчыклар килеп чыгарга мөмкинлек булганда ноктаны күтәрмәскә яки билгеләнүләрне буш аралар белән аерырга рөхсәт ителә.
  • Бүлү билгесе сыйфатында кыскартылмаларда горизонталь сызыкны яки иелешле сызыкны кулланырга мөмкин (берне генә). Иелешле сызыкны кулланганда, бүлүчедә (знаменатель) берәмлекләр тапкырламасы торса аны җәяләргә куялар. Дөрес: Вт/(м•К), дөрес түгел: Вт/м/К, Вт/м•К.
  • (Уңай һәм тискәре) дәрәҗәләргә күтәрелгән билгеләнүләр тапкырламасы рәвешендә берәмлекләр билгеләнүләрен кулланырга рөхсәт ителә: Вт•м−2•К−1, А•м². Тискәре дәрәҗәләрне кулланганда, горизонталь яки иелешле сызыкны (бүлү тамгасын) кулланырга рөхсәт ителми.
  • Санлы тасвирламалар белән махсус тамгаларны бергә кулланырга рөхсәт ителә, мәсәлән: °/с (секундка градус).
  • Тулы берәмлекләр атамаларын һәм кыскартылган билгеләнүләрне бергә кулланырга ярамый. Дөрес түгел: км/сәгать, дөрес: км/сәг.
  • Фамилияләрдән килеп чыккан берәмлекләр билгеләнүләре баш хәрефтән языла, шул исәптән СИ алкушымчалары белән бергә, мәсәлән: ампер — А, мегапаскаль — МПа, килоньютон — кН, гигагерц — ГГц.

Шулай ук карагыз СИ алкушымчаларын куллану кагыйдәләре.

Шулай ук карагыз

  • СИ алкушымчалары
  • Метрик үлчәүләр системасы
  • Метрик конвенция
  • СГС
  • Ат көче
  • СИ тарихы

Искәрмәләр

Әдәбият

  • ГОСТ 8.417-2002. Единицы величин.
  • Единицы величин: Словарь-справочник.— М.: Издательство стандартов, 1990, ISBN 5-7050-0118-5

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.