![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/c/c8/Capacitors_Various.jpg/640px-Capacitors_Various.jpg&w=640&q=50)
Фарад
From Wikipedia, the free encyclopedia
Фарад (билгеләнүе: Ф, F) — СИ үлчәү системасында электрик сыйдырышлыкның үлчәү берәмлеге.
1 Фарад 1 Кулон корылма конденсатор тәлинкәләре (обкладкалары) арасында 1 Вольт көчәнеш хасил иткәндәге конденсаторның электр сыйдырышлыгына тигез.
СИ берәмлекләре нигезендә:
1Ф = (А·с)/В = Дж/В2 = (Вт·с)/В2 = Кл/В = Кл2/Дж = Кл2/(Н·м)=
(с2·Кл2)/(м2·кг)=(с4·А2)/(м2·кг) = с/Ом
A=Ампер, В=Вольт, Кл=Кулон, Дж=Джоуль, м=метр, Н=Ньютон, с=секунда, Вт=Ватт, кг=килограмм, Ом
- 1Ф = А² • с4 / кг • м²
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/c/c8/Capacitors_Various.jpg/640px-Capacitors_Various.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/1d/OneFarad5.5Velectrolyticcapacitor.jpg/640px-OneFarad5.5Velectrolyticcapacitor.jpg)
Үлчәү берәмлеге инглиз физигы Майкл Фарадей исеме хөрмәтенә аталган.
Фарад бик зур сыйдырышлык. 1Ф сыйдырышлыкка радиусы 13 Кояш радиусына тигез ялгыз шар ия булыр иде.
Мисал өчен, Җирнең сыйдырышлыгы (ялгыз үткәргеч буларак, Җир зурлыгындагы шарның) 700 микрофарад гына.
Сәнәгать тарафыннан эшләп чыгарыла торган конденсаторларның номиналлары гадәттә “микро”, “нано-“ һәм “пикофарад”ларда үлчәнә. Шулай да, ионисторларның (ике электрик катламлы конденсаторларның) сыйдырышлыгы берничә килофарад булырга мөмкин.
Хәзерге промышленность сыйдырышлыгы берәмлекләрчә һәм уннарча Фарад конденсаторлар эшләп чыгара. Тавыш аппаратурасында сыйдырышлыгы 40 Фарад булган һибрид конденсаторлар кулланыла.