![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2c/%25D0%259C%25D0%25B5%25D1%2587%25D0%25B5%25D1%2582%25D1%258C_%25D0%25B3._%25D0%25A3%25D1%2587%25D0%25B0%25D0%25BB%25D1%258B.jpg/640px-%25D0%259C%25D0%25B5%25D1%2587%25D0%25B5%25D1%2582%25D1%258C_%25D0%25B3._%25D0%25A3%25D1%2587%25D0%25B0%25D0%25BB%25D1%258B.jpg&w=640&q=50)
Учалы җәмигъ мәчете
From Wikipedia, the free encyclopedia
Учалы җәмигъ мәчете Нур (баш. Учалы йәмиғ мәсете) — БР Учалы шәһәрендә урнашкан ислам мәдәни-белем бирү үзәге. 1994 елда ачылган. Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте карамагында.
Кыска фактлар
Мәчет | |
![]() | |
Ил | Русия |
шәһәр | Учалы |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Учалы районы мөхтәсибәте Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | мәчет |
Нигезләнгән | 1994 |
Дата постройки | 1994 |
Төп даталар: 1994 (ачылу) | |
Халәте | гамәлдә |
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Нур (мәчет) битенә күчегез.
Мәчет 2 катлы, катлаулы планлы. Манарасы (гөмбәзе белән бергә биеклеге — 27 м) бер ярыслы, мәчет бинасына терәтеп төзелгән, манара тирәли уратма балконы бар.
Мәчеттә 2 намаз залы; диварлары Коръән сүрәләре һәм орнаментлар белән бизәлгән.
Учалы җәмигъ мәчете каршында гарәп телен һәм ислам нигезләрен өйрәтү буенча балалар һәм олылар өчен курслар эшли. Мәчет шәһәрнең дини үзәге булып тора, анда мөхтәсибәт утырышлары, мөселман бәйрәмнәре үткәрелә.