From Wikipedia, the free encyclopedia
Урыссу шәһәр сыман бистәсе — Татарстан Республикасының Ютазы районы үзәге. Казаннан 380 км ераклыкта, Ык суының сл ярында урнашкан.
Урыссу | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1947 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Ютазы районы[1] һәм Городское поселение посёлок городского типа Уруссу[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение посёлок городского типа Уруссу[d][1] |
Халык саны | 10 520 (2021)[2] |
Почта индексы | 423950 һәм 423951 |
Рәсми веб-сайт | jutaza.tatar.ru/rus/poselenia/urussinskoe.htm/ |
Җирле телефон коды | 85593 |
һәм
Почта индексы — 423951. Урыссу бистәсе 1945-46 елларда Урыссу ГРЭСы төзелү сәбәпле барлыкка килә. Бистәгә якындагы Урыссу (хәзерге Иске Урыссу) дигән татар авылы исеме кушыла. Ырыс-су иске татар теллэренден муллык, бэрэкэтле су мэгнэсе белэн килэ. Соңгы вакытта халык саны кимүгә таба бара.
1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010 |
---|---|---|---|---|---|
11 572 | 11 929 | 10 738 | 10 663 | 11 258 | 10 986 |
Халыкның 71% — татарлар, 25% — урыслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, арлар, алманнар бар.
Урыссу аша Куйбышев тимер юлы, берничә төбәк һәм район дәрәҗәсендәге автомобиль юл уза. Ык аша салынган күпер Урыссуны Башкортстан ягындагы Октябрьски белән тоташтыра. Бистәдә күпсанлы җитештерү ширкәтләре эшләп килә: ЖБИ, Казан «Элекон» заводының бүлекчәсе «Электросоединитель» заводы, химия заводы, бемит заводы, Урыссу ГРЭСы (2016 елда ябылган) һ.б.
Урыссуда 1 урта мәктәп, 2 төп мәктәп, 1 гимназия, сәламәтлеге чикле балалар өчен 1 мәктәп-интернат, балалар сәнгать мәктәбе, «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 7 балалар бакчасы эшли (2017).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.