From Wikipedia, the free encyclopedia
Урта Идел крае (рус. Средневолжский край) — 1929—1936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
Урта Идел крае рус. Средневолжский край | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Самар | |||
Мәйдан | 236 000 км² | |||
Халык | 7 468 300 кеше[1] | |||
← Урта Идел өлкәсе Куйбышев өлкәсе → Мордва АССР → | ||||
Административ үзәге — Самар шәһәре.
Урта Идел крае 1929 елның 20 октябрендә Урта Идел өлкәсен үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
1929—1930 елларда бүлгеләргә бүленгән булган; 1930 елда районнарга бүленеш кертелә, Мордва округы нигезендә Мордва автономияле өлкәсе оештырыла, башка районнар крайның турыдан-туры буйсынуына керә.
1934 елның 7 декабрендә край 19 районыннан Ырынбур өлкәсе төзелә.
1934 елның 20 декабрендә Мордва автономияле өлкәсе Урта Идел крае составындагы Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.
1935 елның 27 гыйнварында Самар шәһәренә Куйбышев исеме кушыла, крайга, үз чиратта, Куйбышев крае исеме кушыла.
1936 елның 5 декабрендә край Куйбышев өлкәсенә үзгәртеп корыла, край составыннан Мордва АССР-ы чыгарыла.
1929—1930 елларда Урта Идел крае 8 округка бүленгән:
Крайда 361 милли авыл шурасы булуы мәгълүм, шуларның 177 — мордва, 125 татар, 91 чуаш, 4 алман һәм 1 эстон.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.